Эш барышында 1930 елга кадәр булган гарәп телендә язылган кабер ташларын ачыклау, үлчәү һәм фотосурәткә төшерү көтелә. Шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихында сизелерлек эз калдырган күренекле шәхесләрнең җирләнгән урыннарын ачыклап теркәп баралар.
Бүгенге көнгә әлеге бүлек хезмәткәрләре Казанның Адмиралтейство һәм Дары бистәләрендәге татар зиратларын карап чыккан. Яңа татар бистәсендәге зиратны өйрәнүгә тотынган. Киләчәктә Арча һәм Архангел зиратларын тикшерергә уйлыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төрле категория укучыларга исәпләнгән белешмә басмалар, җирләү реестрлары һәм юлбасмалар әзерләп чыгару көтелә.
http://татаровед.рф.