Гариф Ахуновның Сан-Францискода яшәүче оныгы Ренат әтисе Рәшитнең каберенә таш куйды

Язучы Гариф Ахуновның Сан-Францискода яшәүче оныгы Ахунов Ренат Рәшит улы Арча шәһәренә кайтып киткән. Ул биредәге “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә булган һәм Арчада әби-бабасының, әтисе, тәрҗемәче Рәшит Ахуновның каберен зыярәт кылган.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 15. Фото: beznenmiras.ru

Бүген “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгының үз чыганакларыннан билгеле булганча, Гариф Ахуновның Сан-Францискода яшәүче оныгы Ахунов Ренат Рәшит улы әтисе, тәрҗемәче Рәшит Ахуновның каберенә таш та куйган. Рәшит Ахунов 2016 елның мартында Казан шәһәрендә вафат булды.

Тәрҗемәче Рәшит Гарифҗан улы Ахунов 1953 елның 24 октябрендә Казан шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туа. Бала чагы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә уза, шунда гомуми урта белем мәктәбенең сигез сыйныфын, шулай ук башлангыч музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләрен тәмамлый. 1968 елда гаиләләре белән Казанга кире кайткач, әүвәл урта мәктәптә, аннары, 1971–1976 елларда, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Университетта уку елларында әдәби тәрҗемә теориясен ныклап өйрәнә һәм бу өлкәдә гамәли эшчәнлеген башлап җибәрә: 1974 елда аның тәрҗемәсендә Гөлшәһидәнең (Шәһидә Максудованың) «Минем кала алуым» («Я и город белокаменный») исемле кечкенә повесте «Волга» журналында рус телендә басылып чыга.

Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Ахунов берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләп ала, аннары ун елга якын ирекле рәссам сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда ул Гариф Ахуновның «Хәзинә» («Клад», 1976) романы белән «Ардуан батыр» (1976), «Чикләвек төше» («Ядро ореха», 1982) повестьларын, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» («Мы – дети сорок первого года», 1981) китабын һәм Шәйхи Маннурның күләмле «Муса» романын (В.Шульжик белән берлектә, 1983) тәрҗемә итә. Бу тәрҗемәләр, Казан һәм Мәскәү матбагаларында басылып чыгып, әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

Үзгәртеп кору хәрәкәте башлангач, Р.Ахунов кече бизнеска да бераз вакытын бирә: 1987–1989 елларда «Ләйсән» дигән җитештерү кооперативына җитәкчелек итә. 1989 елдан 1991 елга кадәр Бөтенсоюз Иҗат академиясенең вице-президенты вазифаларын башкара, 1991 елдан «Халыкара коммерция берлеге»нең генераль директоры булып эшли. 1995–1997 елларда ул Татарстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр министры хезмәтендә була. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәде.

“Безнең мирас” журналы белән берлектә Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе