Бик начар хәлдәге борынгы зиратларны реставрацияләү өчен дәүләт ярдәме кирәк

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә бишенче мәртәбә Якупов укуларын үткәрде. Чарада татар галимнәр, күренекле дин әһелләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты. Быелгы конференция, рухи мирасыбызны өйрәнү эшчәнлеген дәвам итеп, “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау” темасына багышланды. Бу уңайдан күп сандагы фикерләр әйтелде. Сөйләшү резолюциягә тәкъдимнәр туплау белән тәмамланды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 03. Фото:dumrt.ru

Якупов укулары вакытында һәм аннары алып барылган фикер алышулар нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде. Аңар түбәндәге тәкъдимнәр тупланды.

Бишенче Якупов укулары: “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф- гадәтләрен өйрәнү һәм саклау”

РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Казан 15.09.2016

2016 нчы елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән берлектә бишенче "Якупов укулары"н үткәрде. Чарада татар галимнәре, күренекле дин әһелләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты. Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлап үткәрелә.

Быелгы конференция рухи мирасыбызны өйрәнү эшчәнлеген дәвам итеп, “Мөселман эпиграфиясендә татар гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау” темасына багышланган иде. Әлеге тема соңгы вакытта Яңа татар зиратында вандаллык күренеше килеп чыгу сәбәпле җәмәгатьчелектә аерым бер игътибар яулады. Белгәнебезчә, күптән түгел 100дән артык кабергә зыян салынды, бу вакыйга күпләрне тетрәндерде. Тарихи юнәлешләрне торгызу бик әһәмиятле эш булып тора.

Конференциядә катнашучылар шуны раслады: татар халкының бик бай булган мөселман эпиграфик традициясен өйрәнергә һәм саклап калырга кирәк.

Бу эшне тормышка ашырыр өчен түбәндәге пунктлар кирәк дип табылды:

1. Шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә татар-мөселман зиратларын тиешле тәртиптә тоту. Аның өчен имам һәм мөхтәсибләр белән төрле җыештыру чаралары оештыру.

2. Бик начар хәлдә булган борынгы зиратларны реставрацияләүдә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү.

3. Татар-мөселман эпиграфикасын өйрәнү буенча фәнни совет оештыру (дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлекләре һ.б.).

4. Татар-мөселман эпиграфикасына багышланган күп томлы гыйльми хезмәт әзерләргә.

5. Россия күләмендә татар-мөселман эпиграфикасына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырырга.

6. Татар-мөселман зиратлары булган Россия төбәкләренә экспедицияләр оештыру.

7. Иң борынгы һәм тарихи каберлекләргә туристик маршрут әзерләү.

8. Татар-мөселман зиратлары өстеннән шефлык итү (карап тору).

9. Зират әдәбе турында листовка-өндәмәләр бастырып тарату.

10. Җәй-көзге экспедицияләргә актив рәвештә мәдрәсә шәкертләрен дә тартырга, җәлеп итәргә.

11. Татар-мөселман зиратларында күмелгән шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнергә.

12. Татар-мөселман зиратларының тамгалар белән интерактив картасын булдырырга.

Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе