"Мин "Ярдәм" мәхәлләсе һәм шәхсән үз исемемнән олуг Ураза гаете белән тәбрик итәм. Бик олуг һәм бик шатлыклы изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Атабыз галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: "Синең каршыңда кайсы айларың артыграк?" - дип сорады. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Минем каршымда айларның артыграгы Рамазан аедыр. Бу Рамазан аенда бәндәләремә рәхмәтемне арттырырмын. Ризыкларына бәрәкәт бирермен. һәм гөнаһларыннан тәүбә кылучыларга гөнаһларын ярлыкармын, диде", - дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.
Ул үз вәгазендә шулай ук Рамазан ае, Ураза гаетенең фазыйләтләре, аны уздыру тәртипләре, Рамазан аеның әҗере бер ел буена дәвам итүен билгеләп үтте.
Илдар хәзрәт Баязитов соңрак Ураза гаете белән котлавында: "Бу олуг бәйрәм көннәрендә без, Рамазан тәмамлану белән, үз алдыбызда тагын да катлаулырак бурыч килеп басуын: бу рәхмәтле вакыт эчендә тупланган рухи чисталыкны саклап калырга кирәклеген онытмаска тиешбез. Нәкъ менә безнең ихтыяр көчебезне һәм Аллаһтан курку хисен ныгыту өчен, ураза билгеләнгән дә инде", - дип сөйләде.
Бәйрәм вәгазеннән соң Гает намазы укылды, Рамазан гаете хөтбәсе әйтелде.
Гает намазыннан соң кешеләр өйләренә ашыкты, балаларын, туганнарын һәм мохтаҗларны шатландырды.