“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының 2017 елдагы беренче видеожурналы чыкты (ВИДЕО)

2016 елда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды социаль яктан әһәмияте зур булган тагын бер проектны тормышка ашыра башлады. Бу хакта сезгә тәфсилләбрәк сөйлисебез килә. Балтач районының Бөрбаш авылында иске мәктәп бинасын яңартып, мәктәп яшендәге (5-6 нчы сыйныфтан алып) ир балалар өчен пансионат төзүне үз эченә ала ул.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 31

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының 2017 елдагы беренче видеожурналы якыныңа булган мәхәббәт, үзеңә теләгән изге теләкләрне башкаларга да теләп, игелек кылу, шуның белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү рухы белән сугарылган. Видеожурналны “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовның газиз әнкәсе Сания апаның гомер бәйрәме ачып җибәрә.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды эшли башлаганнан бирле, бик күп кызыклы һәм күркәм вакыйгалар булды. Ел саен без ул вакыйгалар турында сезгә җиткерәбез, фондтагы эшләр турында һәм бергәләп нинди үрләр яулавыбызны белеп торуыгызны телибез. 2016 ел да вакыйгаларга бик бай булды. Видеожурналда узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, аның җимешләрен дә күрәбез.

2016 елда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды социаль яктан әһәмияте зур булган тагын бер проектны тормышка ашыра башлады. Ул хакта сезгә тәфсилләбрәк сөйлисебез килә. Балтач районының Бөрбаш авылында иске мәктәп бинасын яңартып, мәктәп яшендәге (5-6 нчы сыйныфтан алып) ир балалар өчен пансионат төзүне үз эченә ала ул. Фонд химаячеләре, ягъни иманы нык кардәшләребез ярдәме белән төзелешнең күп өлеше башкарылды инде. Иске бинаның бүгенге көндә нигезе һәм күтәреп торучы диварлары гына калды. Иске мәктәп тулысынча реконструкцияләнде. Түбәсе алмаштырылды, җылылык, су белән тәэмин итү системалары көйләнде, казан куелды. Хәзер эчке якта эшләр алып барыла.

Балтачта проектны тормышка ашыруны күзәтеп торучы, Татарстанның баш мөфтие Җәлил хәзрәт Фазлыев пансионатның миссиясен югары бәяли. “Бездә мәдрәсәләр эшли, әмма бездә дини гыйлемнең беренче баскычы хәл ителмәгән. Кызганычка каршы, мәдрәсәләргә күп вакытта әзерлексез балалар килеп эләгә. Әгәр без интернат тибындагы урыннарда (көндез мәктәптә белем алып, кич тәрбия үзәгендә аларга дини гыйлем биреп) балаларны максатчан рәвештә мәдрәсәгә бара торган итеп әзерләсәк, безнең мәдрәсәләргә әзерлекле кадрлар килер иде. Алардан Болгар Ислам академиясендә укырлык зур галимнәр дә килеп чыгар иде. Шуңа күрә мин моңа (бу проектка – ред.) бик зур өметләр баглыйм. “Ярдәм” мәчете коллективының бу эшкә алынуына бик рәхмәтле. Без, иң беренче чиратта, ятимнәр һәм авыр хәлдәге гаиләләрдәге балаларны җыябыз. Әгәр урын булса, теләге булганнар да килә ала. Безнең мәктәптә бөтен предметлар да татарча укытыла. Балалар монда татар теленә дә өйрәнә ала”, - диде Җәлил хәзрәт.

Шулай итеп, азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайлар пансионатта тәрбияләнәчәк, ә урта мәктәптә белем алачак. Әлеге проектның кураторы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов фикере укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйбыз. “Без моны нәрсә өчен эшлибез соң? Наркотикларга бәйлелеге булганнар белән эшләү вакытында, без балаларның тәртибе якынча 6 нчы сыйныфтан бозыла башлаганлыгын күрәбез. Унберенче сыйныфка җиткәндә, бу балаларны кире үз хәлләренә кайтару мөмкин хәл дә түгел. Җиңел наркотиклар, спайслар куллана башлагач, аларның аңнары томалана, башлары түнә. Моннан инде җинаятькә дә ерак түгел. Шуңа күрә без малайлар өчен пансионат төзергә карар кылдык”, - ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Әлеге пансионат төзелү татарларда булган хәйриячелек традицияләрен кире кайтаруга матур бер мисал. Мәсәлән, XIX гасыр башында Казан өязендә балалар өчен берничә приют ачыла. Шуларның берсе бертуган Юнысовларныкы була. Анда тәрбияләнүчеләр, башлангыч дини белемнән тыш, арифметика, тарих, география һәм рәсем буенча дөньяви белем ала, рус һәм гарәп телләрен өйрәнә. Приюттан чыккач, малайлар сәүдәгәрләргә хезмәткә яки милли мәктәпләргә укытучы итеп урнаштырыла. Ә безнең малайлар мәдрәсә шәкертләре сафын тулыландырачак һәм дин гыйлемен таратуда алдынгы булачак дип фаразлана.

Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү, гамәл кылу видеожурналыбызның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып бара. “Ярдәм” мәчетенең кече имамы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев “Имам сүзе” сәхифәсендә Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәргә чакыра. Бу нисбәттән безне гыйбрәтле хикәят тыңларга чакыра.

“Көннәрдән бер көнне бер тәмуг әһеле, арып, алҗып һәм көчсез-куәтсез хәлдә, фәрештәләргә ялвара, ди. “Әй фәрештәләр, Аллаһы Сөбеханәкә насыйбы белән, җәннәтнең бер әһеле белән күрештерә алмассызмы икән?” - ди ул. Бу кешене фәрештәләр дөньялыкта яшәгәндә, мәдрәсәләрдә укырга тырышучы, мәчет юлларын суындырмаучы, тырышып, дингә хезмәт итүче һәм дөньясын да онытмаучы, балаларына һәм гаиләсенә тиешле игътибар салучы һәм тырышып илен дә, динен дә бердәм тотучы бәндә белән күрешүне оештырганнар. Араларында сөйләшү китә. Нәрсә ди шушы тәмуг әһеле? “Әй газиз улым! Күрәсеңме әтиеңнең хәлен? Мондагы суларыбыз сулардан түгел, ризыгыбыз ризыклардан түгел. Безнең һавабызның авырлыгы, читенлеге... ишетә беләм сезнең суыгызның татлылыгы, ризыгыгызның нигъмәтен, һавагызның сафлыгын. И улым, шушы ризыклардан бер генә валчыгын бирсәң иде. Суыгызның бер генә тамчысын авыз итәргә бирче дигәч, улы нәрсә ди? Бу хакта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының 2017 елдагы беренче видеожурналын карап белә аласыз.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе