“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының 2017 елдагы икенче видеожурналы дөнья күрде

Февраль ае дәвамында “Ярдәм” фонды тарафыннан тормышка ашырылган проектлар турында сөйли әлеге видеожурнал. Бу ай вакыйгаларга бай булды.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 04

Журналның бу саны хезмәттәшебез дә, якын дустыбыз да булган Эльвира Ибраһимовасыз чыкты. Кызганычка каршы, февраль башында аның гомере өзелде. Әмма ул башлаган эш югалмый. Хәзер татар телендәге видеожурналны Алинә Хәкимҗанова алып бара. Бу санны эшләүдә шулай ук Ринат Әсхәдуллин, Гүзәлия Вафина, Римма Гатина, “Ярдәм” мәчете имамнары Раил хәзрәт Әхмәтов һәм Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов катнашты.

Февраль ае дәвамында “Ярдәм” фонды тарафыннан тормышка ашырылган проектлар турында сөйли әлеге видеожурнал. Бу ай вакыйгаларга бай булды.

Коръәнне өйрәнү мәркәзе шәкертләренә - яңа басма Коръәннәр һәм иҗазәләр тапшырылды

Имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитов, Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы вәкиле Хәсән әл Хәдия катнашында фонд каршындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзе шәкертләренә яңа басма Коръәннәр тапшырылды. Бу чаралар Милли хәйриячеләр советы һәм “Коръән нуры” оешмасы, шулай ук Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү кысаларында узды. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып, яшәү дәвамында һәрчак яңа белемнәргә тартылып, гомер итәргә язсын дигән теләкләр яңгырады чара барышында. Шулай ук тантаналы шартларда “Ярдәм” фонды каршындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзенең 3 шәкертенә иҗәзә тапшырылды. Алар, Коръәнне дөрес итеп уку буенча “Төхфәт әл-Әтфәл” кагыйдәләр җыелмасын ятлаган.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары, “Деловой квартал” журналы версиясе буенча – “Ел кешесе”, “Собака.Ру” журналының “Социаль өлкә” номинациясендә Казанның иң күренекле 50 кеше исәбенә кергән, күп еллар дәвамында күрмәүчеләргә, инвалидларга, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм кулын сузучы хәйрияче Илдар хәзрәт Баязитов якыннары, фикердәшләре янәшәсендә гомер бәйрәмен билгеләп үтте. “Дөньяда таяныр кешеләр булу – үзе зур бәхет ул”, - диде хәзрәт тантанада.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды инвалид балаларны паралимпия уеннарына әзерләү инициативасы белән чыкты. Шул уңайдан оештырылган, “Инвалид балаларның спорт белән шөгыльләнүен активлаштыру” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында шул аңлашылды: спорт объектлары да, тренерлар да, инструкторлар да бар, бары тик бу объектларда шөгыльләнергә физик мөмкинлекләре чикле балалар гына юк. Алар турындагы мәгълүмат спорт белән бәйле җәмгыятьләргә бирелми. Үз чиратында бу инвалид балаларның, кече яшьтән сәламәтләнеп, аякка басу, тулы канлы тормыш белән яшәп китүенә комачаулый.

Фикер алышулардан шул аңлашыла: әлеге мәсьәлә белән Социаль яклау, мәгариф, спорт министрлыклары кызыксынырга тиеш. Чөнки инвалид бала турында сүз бара. Ә ул җиде юл чатында. “Бала ике яшькә җитте икән, аның белән сәламәтләндерү, физкультура һәм тернәкләндерү чараларын башлап җибәрергә була. Бала спорт һәм физкультураның үзе өчен исән калуның бер юлы икәнлеген аңларга тиеш. Монда инде ата-аналарны да, төрле структура вәкилләрен дә тәрбияләргә кирәк”, - дип саный белгечләр.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Попечительләр советының февраль аендагы утырышы аеруча бер җылылык белән узып китте. Ул бу юлы күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган курслар чорына туры килде. Сүзне “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов алып, 2016 елның уңышлы булуын билгеләп үтте. “Узган ел фонд яңа дәрәҗәгә чыкты: яңа проектларны тормышка ашырды. Мин бу бәрәкәт фонд эшендә катнашучыларның барысына да җитәр дип уйлыйм. Әгәр без эшләребездә, ниятләребездә һәрвакыт Аллаһы Тәгаләне истә тотсак, Аңа омтылсак, алар уңышлы булачак”, - диде ул.

Курсларга килүчеләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Башкортстаннан Равия ханым курсларга дүртенче тапкыр килгән, фонд, тернәкләндерү үзәге җитәкчеләренә әйтеп бетергесез рәхмәтле. “Менә уйлап карагыз. Гади генә күзлектән караганда, сукыр кеше кая гына барып бәрелә, кая гына барып сыена? Мондый хәзинә, мондый терәкне каян табабыз? Менә без монда килеп, урыныбызны, безне аңлаган кешеләребезне таптык. Аларга чиксез рәхмәтлебез. Шушы мәчет мәңге эшләсен, безнең кебек кешеләр юкка чыкмасын, бу дөньяда матур итеп яшәүләрен дәвам итә алсын”, - диде ул.

Курсларга Свердловскидан килгән Таһир Исламов: “Мин бик күп санаторийларда булдым, бик күп тернәкләндерү үзәкләре турында ишеттем. Әмма мондагы кебек мәдәни программаны мин беркайда да очратмадым”, - диде. Ул шулай ук биредә инвалидларны эшкә алуларына шатлануын белдерде.

Мәскәүдән Яхъя кардәшебез: “Мондый яхшы урынны мин хаҗдан башка бер җирдә дә күрмәдем. Моннан китәсем дә килми, чөнки монда шулкадәр җылы, шулкадәр рәхәт. Икенче тапкыр туган шикелле булдым. Мин монда бик күп гыйлем тупладым: ишегалды себерүчедән директорга кадәр рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә сезгә күп бәрәкәт бирсен. Рәхмәт сезгә”, - диде Яхъя кардәшебез.

Күрмәүчеләр өчен курсларга килүчеләр белемгә омтылышы белән шатландырды.

2017 ел башы “Ярдәм” фонды карамагындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар уздыру белән истә калыр. Бу курсларга килүчеләр алдагылардан белемгә омтылышлары белән дә, сан ягыннан күп булулары белән дә аерылып торды. Бер ай дәвамында Л.Брайль шрифты белән Коръән укырга һәм башка гыйлемнәргә өйрәнгән курсантлар бүген үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәкертләр укытучыларына сабырлыклары һәм үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Мөгаллимнәр үз чиратында шәкертләрне тырышлыгын, казанышларын билгеләп үтте. Аларга Коръәнне өйрәнүне дәвам итәргә, өйрәнгән сурәләрне кабатлап торырга чакырды. Шәкертләр курсларга тагын Рамазан аенда килер дип көтелә.

Казанга халыкара җыенга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә һәм тернәкләндерү үзәгендә булды

“Ярдәм” мәчетендә һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан кадерле кунаклар килде. Кунаклар арасында Сирия Республикасының Вакфлар министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйид, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр Советы башлыгы Тәүфик Рамазан әл-Буты, профессор, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәрә университетының төрек-татар тарихы өлкәсе профессоры Исмәгыйль Тюркоглу, Дәмәшк университеты ректоры Мөхәммәд Хәсән әл-Курди, шулай ук Россиянең мөфтиләре һәм шәехләре, ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм башкалар бар иде.

Кунаклар, өйлә намазын укып, тәмле ашлар белән сыйланганнан соң, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм милли-ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштылар. Алар биредә күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, коляскадагылар, култык таяклары белән йөрүчеләр һәм ДЦПлы диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүнең нинди югары дәрәҗәдә алып барылуын күреп, бик тәэсирләнделәр. Алар хәйрия фондының дәүләт оешмалары башкарырга тиешле эшне алып баруы хөрмәткә лаек икәнлеген билгеләп үтте.

Экскурсия тәмамлаганда, кунаклар “Ярдәм” милли-ислам хәйрия фонды җитәкчелеген – Илдар хәзрәт Баязитовны һәм Илһам Исмәгыйлевкә, шулай ук тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага социаль хезмәтне үстерү өлкәсендә үзен аямыйча хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде. Ихтирам билгесе итеп фондка Шам илләре университетының "Мәҗмәгу әл-Фәтхи әл- Ислами" истәлек билгесен бүләк иттеләр.

“Ярдәм” мәчетенең кече имамы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев “Имам сүзе” сәхифәсендә Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәргә чакыра. Бу нисбәттән безне гыйбрәтле хикәят тыңларга чакыра. “Тыелган гамәлләрдән тыелыйк, хак гамәлләргә игътибарыбызны җәлеп итик. Шушы гамәлләребез дөньяда - дөнья бәхете, ахирәт сәгатендә ахирәт нигъмәтләре булса иде”, - ди ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе