Казанда "Ярдәм" мәчете янындагы мәһабәт шатырда олы җанлы АНА - Сания апаның гомер бәйрәме узды

“Ярдәм” мәчете янындагы мәһабәт шатырда биш балага гомер бүләк итеп, аларны Хак Тәгалә туганда ук кальбенә салган иманыннан аермыйча үстергән олы җанлы АНА - Сания апаның гомер бәйрәме узды. Кичәне "Ярдәм" фондының "Иман" радиосы дикторы Эльвира Ибраһимова һәм күренекле мөнәҗәтче Ильяс Халиков алып барды. Бик җылы, дустанә, ихлас мохиттә Коръән аятьләре, догы кылу белән башланып үтеп китте ул. Сания апаны тәбрикләргә дип аның якыннары, балалары, оныклары, ахирәтләре җыелган иде. Сания апа - бик бәхетле ана. Аның балалары - Илдар, Мәликә һәм Земфира дин юлында, кешеләргә аң-мәгърифәт өләшә.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 02

Олы җанлы АНА - Сания апа Чирмешән районы Лашман авылында, Фатыйма апа белән Шәрәфетдин абый Миңнекәевлар гаиләсендә көтеп алган өченче кыз бала булып дөньяга килә. Аннан соң әле тагын ике кыз бала – Асия белән Суфия туалар. Тик, кызганычка каршы гаилә башлыгы Шәрәфетдин абый озын гомерле булмый шул. Фатыйма апаны тол, ә берсеннән берсе бәләкәй 5 кызын ятим калдырып бакыйлыкка күчә. Фатыйма апа ялгызы калса да, балаларын таркатмый. Никадәр авыр булса да, кеше алдында башын иеп, зарланып йөрми. Балаларын бер йодырыкка туплап, аларны кешедән ким итмичә үстерә, үз үрнәгендә тәрбияли. Сания апа авыл мәктәбендә 4 сыйныф белем алганнан соң, иң олы апасы Зәйнәп апа, Сания белән Асия сеңелләрен алып Үзбәкстанга юл тота. Укуын Сания апа җылы якларда дәвам итә.

Фотосурәт: Римма Гатина.

Туган яклар никадәр генә сагындырса да, тормышның авырлыгы иңнәренә тау булып өелсә дә, әнисенең рухи ныклыгы кызларына да күчкән буладыр. Зарланмый – нитми дөнья көтә алар. Ә шулай да, кияргә кием җитәрлек булмаганга да, тамак ипекәйгә туймаганга да карамый, әдам баласы гомеренең яшьлек дигән гүзәл чоры җитә. Ә яшьлек белән бергә яшәүнең үзе кебек олы хис – мәхәббәт килә. Чиләбе өлкәсенең Тройск шәһәрендә туып үскән, җылы якларга бәхетен эзләп килгән Рифкать атлы татар егете белән таныша кыз. Йөрәктә бөреләнгән саф хис аларның гомер сукмакларын мәңгелеккә бәйли. Баязитовлар гаиләсе туганда, Сания апа да Рифкат абый да югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын башлаган булалар инде.

Сания апа гомер балаларының ихтирамын, яратуын, мәхәббәтен тоеп яши. Аның догалары балаларына, якыннарына көч бирә. Кичәдә ясаган чыгышларда балаларының әнкәләренә булган яратуы, ихтирамы бик ачык күренде. Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов: “Бу – бик зур бәйрәм. Без әниебезне бик яратабыз. Ул безне яхшылыкка өндәгән кеше. Кешеләр белән ничек аралашырга – боларның барысын да уз безгә өйрәтеп үстерде. Минем әнием – ул минем әнием генә түгел, ул “Ярдәм”нең әнисе”, - дип белдерде һәм: “Әнием, туган көнең белән котлыйм сине. Син безне догаңнан калдырма, озак еллар яшә. Шул вакытта безнең эшләребез уңышлы булыр”, - дип тәбрикләде.

Фотосурәт: Римма Гатина.

Сания апаны шулай ук кызы - хәзерге вакытта Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәген җитәкләүче, 10 баланы тәрбиягә алган Мәликә ханым Гыйльметдинова, туганнары, оныклары, дуслары котлады.

"Хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең! Бүген сине бөтен балаларың, оныкларың, туганнарың, күршеләрең, танышларың котлый. Нинди сүзләр әйтсәк тә, нинди теләкләр теләсәк тә, ул әз булыр. Чөнки син безнең өчен иң кадерле, иң кирәкле кеше. Без бу дөньяда синең догалар белән генә яшибез. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Без сине чиксез хөрмәтлибез. Чыг күңелдән яратабыз. Аллаһы Тәгалә сиңа ике дөньяның рәхәтен, ике дөньяның бәхетен күрергә насыйп итсен. Озын гомер телибез. Ике дөнья дәрәҗәсенә ирешергә нвсыйп итсен. Амин", - дип, Мәликә ханым тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аңа балалары да кушылды.

Кичә матур, күңелгә хуш килә торган концерт белән дәвам итте, Коръән аятьләре уку һәм күмәк дога кылу белән тәмамланды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе