Бер-берегезне яратмыйча торып, иманыгыз тулы булмас - Мөхәммәд (с.г.в.) (ВӘГАЗЬ)

Ярмук сугышында яраланган сугышчылар янына берәү су эчертергә килгән. Берсенә су эчертәм дип торганда, якында гына башка сәхәбәнең ыңгырашкан тавышын ишетеп, ул яралы: “Теге кеше янына бар, ул миннән дә катырак сусаган”, – дип әйтә. Теге кеше янына килгәч, тагын берәүнең ыңгырашканы ишетелә. Бу бәндә: “Ул кеше янына бар!” – дип әйтә. Аның янына килгәндә, ул кеше инде үлгән була. Икенчесе янына барганнар икән, ул да үлгән, беренчесе янына килгәннәр икән, анысы да вафат булган. Карагыз сез кардәшлекнең, бер-берсен ихтирам итүнең ни дәрәҗәдә булуын? Хәтта үлгәндә дә, үзләре турында уйламыйча, башкалар өчен кайгырып, җаннарын да кызмаганнар.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 24. Фото:http://www.dumrf.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗиим.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә күңелебездән чыккан салават-шәрифләребез, дога-сәламнәребез булсын. Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Бүген вәгазем бердәмлек хакында булыр.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез! (әл-Гимран сүрәсе, 103 аять).

Ислам дине килгәнче, гарәпләр, бер-берсен алдап, үтереп, җир өчен сугышып яшәгәннәр. Алар дин өстендә тырышлык куя башлагач, Аллаһ йөрәкләренә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылыкны салган. Шуннан үзара хөрмәтләшеп тормыш иткәннәр һәм кардәшләре өчен җаннарын да кызганмаганнар.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм гарәпләрне ничек берләштерде соң? Ул аларга байлык та, дәрәҗә дә ышандырмады. Бары тик аларның йөрәкләренә юл салып, иманнары ныгыгач, гарәпләрнең яхшы якка үзгәрүенә иреште.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мөэминнәр бер-берсенә терәк булган бер бинага охшаш”, - дигән һәм шушы хәдисне раслап, бармакларын аралаштырып күрсәткән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә 7 төркем кешене гаршесенең күләгәсенә кертер, шул көнне бүтән күләгә булмас. Алар: 1) Гадел имам (җитәкче); 2) Аллаһ өчен гыйбадәт кылган яшьләр; 3) Йөрәге мәчеткә бәйләнгән кешеләрнең; 4) Яшь, матур, бай булган хатын-кыз ир-кешене зинага чакырып, ул шул хәрам әштән тыелып: “Мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләдән куркамын”, - диючегә; 5) Аллаһ өчен сөешкән, Аллаһ юлында берләшкән һәм Аллаһ юлында аерылышкан ике кеше; 6) Сәдака бирүче – уң кулы биргән сәдаканы сул кулы белми торган итеп бирүче кемсә, 7) Ялгыз калган чакларда Аллаһны искә алып елаган, күз яше түккән бәндәләр”, - дип әйткән.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, җәмәгать. Бердәмлектә көч, җиңеллек, Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәрәкәте бар. Җәмәгать белән кылган гамәлнең савабы - диңгез кебек, ә үзең генә үтәгән эш бер тамчы әҗеренә тиң.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Намазны ялгыз укуга караганда, җәмәгать белән укылган намаз 27 мәртәбә өстенрәк”, - дип әйтте. Җәмәгатьтә - бәрәкәт. “Бер кешегә әзерләнгән ризык, ике кешегә, ике кешегә әзерләнгән ризык дүрт кешегә, дүрт кешегә булган ризык сигез кешегә җитә”, - диде.

Бер хәдистә: “Минем җаным Аллаһ кулында булган, Аллаһ белән ант итеп әйтәм, Аллаһка ышанмыйча җәннәткә кермәссез, Бер-берегезне яратмыйча торып, иманыгыз тулы булмас. Бер гамәлне эшләсәгез, бер-берегезне яратуга ирешә алырсыз. Бер-берегезгә сәлам бирегез!” - диелгән (Мөслим).

Берәү икенчесенә: “Мин сине яратам!” – дип әйтә. Теге кеше: “Син бу сүзләрне әйткәнче яхшы уйладыңмы?” – дип сорый. Ул: “Әйе, яхшы уйладым”, - ди. Ул тагын: “Яхшы уйладыңмы?“ – дип сорый. “Әйе, яхшы уйладым”, – дип җавап кайтара. “Алайса минем хакым синнән күбрәк. Син шуңа әзерме?” – дип сорый. Бәндә аңа бер нәрсә дип тә җавап кайтармый.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Бер кеше күрше авылга кайтыр өчен юлга чыккан. Кеше кыяфәтендәге фәрештә, аның каршына килеп: “Син кая юл тотасың?” – дип сораган. Кеше: “Фәлән җиргә кардәшемнең хәлен белер өчен барам”, - дип җавап кайтарган. Фәрештә: “Ул сиңа нәрсә дә булса бирергә тиешме, шуның өчен барасыңмы?” - дип сорый. “Юк, мин аны яратам”, – дип җавап бирә теге кеше. Фәрештә: “Аллаһ мине синең янына җибәрде һәм: “Син ул кешене ничек яратсаң, Аллаһ та сине шулай ук ярата дип әйтергә боерды”, - ди.

Ярмук сугышында яраланган сугышчылар янына берәү су эчертергә килгән. Берсенә су эчертәм дип торганда, якында гына башка сәхәбәнең ыңгырашкан тавышын ишетеп, ул яралы: “Теге кеше янына бар, ул миннән дә катырак сусаган”, – дип әйтә. Теге кеше янына килгәч, тагын берәүнең ыңгырашканы ишетелә. Бу бәндә: “Ул кеше янына бар!” – дип әйтә. Аның янына килгәндә, ул кеше инде үлгән була. Икенчесе янына барганнар икән, ул да үлгән, беренчесе янына килгәннәр икән, анысы да вафат булган. Карагыз сез кардәшлекнең, бер-берсен ихтирам итүнең ни дәрәҗәдә булуын? Хәтта үлгәндә дә, үзләре турында уйламыйча, башкалар өчен кайгырып, җаннарын да кызмаганнар.

Димәк, Аллаһ бездән бердәмлекне, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, ярдәмләшеп яшәвебезне тели. Аңа ничек ирешергә була? Әлбәттә, безгә Аллаһының китабы – Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең юлы ярдәм итәчәк.

Беренчедән, кеше үзен башкалардан өстен куярга тиеш түгел. Икенчедән, кешеләр аңа караганда Аллаһка якынрак һәм яхшырак дип уйларга кирәк. Өченчедән, кеше ошыймы-юкмы - барыбер, аны Аллаһ өчен яратырга кирәк. Дүртенчедән, әгәр без шуны эшли алмыйбыз икән, үзебезне төзәтү өчен тырышырга тиешбез.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе