Бер-беребезгә таяныч булыйк!

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзен шулай дип башлады. Без күптән түгел генә начар күрүчеләрне һәм бөтенләй күрмәүчеләрне озаткан идек. Хәзер бәләкәй арбада хәрәкәтләнүче инвалидлар килде. Алар килү хөрмәтенә зур җыелыш булды. Хәзрәт яңа килүчеләрнең һәрберсенә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 21

Ике атна буена алар төрле фәннәрдән гыйлем алачаклар, ислам дине нигезләренә дә өйрәнәчәкләр. Аларның һәр иртәсе физзарядкадан башланачак. Шулай ук төрле һөнәрләргә өйрәнү күнекмәләре дә алачаклар. Теләге булганнарны хәтта кинорежиссерлык эшенә дә өйрәтәчәкләр.

Биредә, авыруына карап, табиблар белән очрашу да каралган, массаж ясату мөмкинлеге дә бар. Кино-театрларга бару да аларның күзаллауларын киңәйтәчәк. Яулык бәйләү, чибәрлек хикмәтләренә, аш-су әзерләү серләренә дә өйрәнәчәкләр.

“Ярдәм” мәчетенә бу хикмәтләрне үзләштерү өчен, 25 килде. Казаннан, Яр Чаллыдан, Балтачтан, Әлкидән, Мамадыштан, Буадан, Чирмешәннән, Арчадан, Югары Осланнан, Лаеш районнарыннан, Оренбург өлкәләреннән килгәннәр. Болар бер-берсенә һәм без дә бер-беребезгә таяныч, терәк булсак иде. Бу девиз – “Ярдәм” девизы. Бергә булыйк!

Әлмира Һәдия.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе