
Гадәттәгечә чара Коръән уку белән башланды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы белән дәвам итте. Ул чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Аерым алганда, мөфти биредә утырган имам-мөхтәсибләргә, авылларда эшли торган хәзрәтләргә, шулай ук казыйларга, Голәмәләр Шурасы әгъзаларына, мәдрәсә җитәкчеләренә һәм башка дини эшләрне алып баручыларга олы рәхмәтен белдерде.
"Аллага шөкер, бүген безнең республикада дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп. 1500 ләп мәчет бар. Ике атнага бер мәчет ачыла. Бу бит безнең әбиләр-бабайлар күз алдына да китерә алмаган сан. Алар кебек хәзер берәү дә намазын качып укып йөрми. Без бу хәлләргә сөенәбез, Аллаһка мең шөкер кылабыз. Әмма шул ук вакытта дини булып яшәү - бер хәл, ә менә дини эшләрне алып бару, оештыру, халык белән эшләү бөтенләй башка җаваплылык икәнне белеп торабыз. Биредә утырган хәзрәтләр арасында 20-30 ел эшләгәннәр дә, берничә ел элек кенә нәзарәткә килүчеләр дә бар.
Менә кайберәүләр мәчетләрдә эшләүне бик җиңел эшкә санап киләләр дә 2-3 айдан юкка чыгалар. Чөнки биш вакыт намазны үзеңә генә түгел, җәмәгатькә дә өйрәтергә кирәк. Моның өчен әле аларны мәчеткә китерәм дип, күпме чара уздырасың, укытасың, нәсыйхәтлисең һәм башка эшләрне эшлисең... Моны бик күп дини эшләрнең башында торган хәзрәтләр генә аңлый. Соңгы елларны грантлар белән булышып ярдәм итәргә тырышабыз, республика җитәкчеләре ярдәмендә әллә ничә миллион сум торган дини корылмалар төзелә. Коръән бастырабыз, китаплар нәшер итәбез, 10 мең кешелек ифтар оештырдык, бер-бер артлы бик матур дини мәҗлесләр үткәрелеп тора... Чит илләрдән кунаклар чакырабыз, аларга республикадагы мөселманнар тормышы хакында сөйлибез. Әгәр дә без төрле тараф кешеләре булсак, бу хакта рәхәтләнеп сөйли алмас идек, бу эшләрнең берсе дә барып чыкмас иде... Әгәр дә без үзара бердәмлекне саклый алмасак, бернинди алга китеш тә булмас иде. Димәк, бүгенге көндә хәзрәтләр динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә зур тырышлык куялар. Алга таба да, бер-беребезгә ярдәм итеп, үзара дус булып, бердәм булып дини эшләрне алып барырга язсын иде", - дип әйтте Камил хәзрәт һәм сүзләрен күәтләп, дин әһелләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мөфти хәзрәтләре агымдагы елда дини өлкәдә башакырылачак кайбер вакыйгаларга тукталды. Аерым алганда, зур һәм тарихи вакыйга - Болгар ислам академиясен ачу. "Анда эшләргә яңа коллектив туплана. Кемнәргәдер Болгарга күчәргә дә туры киләчәк. Яңа дөньякүләм дини мәгариф үзәген оештыру өчен Казан белән Болгар арасын шактый таптыйсы була. Бу тарихи идеяне тормышка ашыру җиңел түгел. Әмма Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз. Хәтта укучы булып та, без академияне эшләтеп җибәрергә өлеш кертә алабыз", - диде мөфти хәзрәтләре.
Пленар утырышта Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары хисаплары һәм тәкъдимнәре, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең юридик бүлек җитәкчесе Айрат Билаловның чыгышлары тыңланылды, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтие матбугат хезмәтеннән.