
Россия делегациясе составына шулай ук Россия мөселманнары Диния мәҗлесе җитәкчесе, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов, Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм РИИ проректоры Рөстәм Нургалиев керде.
Әлеге сәфәр кысаларында кунаклар Дәмәшк ислам университеты һәм танылган «Әбү Нур» университетларында булды, биредәге җитәкчелек, мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән аралашты. Мөмкинлектән файдаланып, дин әһелләре 2013 елда фаҗигале төстә вафат булган олуг галим Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый каберен зиярәт иттеләр һәм рухына дога кылдылар.
Җирле мөселманнар Мөхәммәд ﷺ багышлап оештырган Мәүлид кичәсендә дә катнаштылар, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.