Бүген Шәгъбан ае керде

Бу шәгъбанда гыйбадәт кылырга, рамазан аен кунак көткәндәй көтеп, кадерләп каршы алырга кирәк. Әгәр кем дә булса бу шәгъбан аеның әүвәлендә - өч көн, уртасында - өч көн, ахырында өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гамәл дәфтәренә 70 пәйгамбәр савабын язар, 70 ел Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылгандай саналыр. Әгәр шул елда вафат булса, шәһитләрдән китәр, тәмуг утыннан имин булыр.

Читайте также
2017 Апр 27. Фото:madrasah2.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем шәгъбан ае хакында булыр. Инша Аллааһ, һиҗри җәдвәле буенча ай башы, җомга көнне 27 нче апрельдә булыр.

Бу ай элек гарәпләрдә “гадел” дип аталган. Борыңгы риваятьләрдән күренгәнчә, бу айның исеме алышынуга Бәни Тәмим кабиләсенең Нәүфәл бин Вәрака исемле шаһы сәбәпче. Сәяхәтләренең берсендә ул, диңгез кичеп, Җәрҗан кальгасына килеп чыга. Сүз уңаеннан Җәрҗан патшасына үзенең бүсер чире белән интеккәнен сөйли. Патша аңа бер тауның башыннан агып төшкән җиде чишмәнең берсеннән су эчеп карарга тәкъдим итә. Ганбәр (кашалот карыныннан бүленеп чыга торган хуш исле матдә) исе килеп торган бу суны эчүгә, Нәүфел бин Вәрака сырхавына сихәт таба һәм яңа туган айга карап: “Аллааһүммәҗгәл һәәзәә шәһрә мүбәракә иннии шәфикөмин һәәзәә шөгъбә”, - дип әйтә. Ягъни: ”Йә Раббым! Бу айны барча бәндәләреңә мөбәрәк кыл, Аллаһы Тәгалә җидегән чишмә аша мине шифаландырды”, - дип дога кыла. Шуннан соң бу айның исеме шәгъбан булып кала.

Аллаһы Тәгалә Кәләм-шәрифендә әйтә:

Раббың теләгән нәрсәсен барлыкка китереп ярата һәм сайлап ала. Аларга исә сайлау юк. Аллаһка дан! Һәм Ул алар тиңдәш тоткан нәрсәдән тоткан нәрсәдән югарырак! (Касас сүрәсе, 68 аять).

Аллаһы Тәгалә һәртөрле нәрсәдән 4 төрлесенә һәм аларның арасыннан берсенә тагын да олы мәгънә биргән. Фәрештәләрдән дүртесе махсус дәрәҗәгә ия булганнар: Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил галәйһиссәләмнәр. Алар арасында тагын да дәрәҗәлесе - Җәбраил галәйһиссәләәм.

Пәйгамбәрләрдән - Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд галәйһимүссәләәм. Алар арасыннан олы дәрәҗәгә ия булучысы - Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм.

Сәхәбәләрдән дүртәү: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали радыйяллааһү ганһүм. Алардан махсус дәрәҗәгә ирешкәне - Әбү Бәкер радыйяллааһү ганһү.

Мәчетләрдән - Кәгъбәтуллаһ, Пәйгамбәрнең мәчете, Әкъса, Тур тавы. Алар арасыннан дәрәҗәлесе - Кәгъбәтуллаһ.

Кичәләр арасында Аллаһ каршында аерым урын алып торучылары: Бәраәт кичәсе, Кадер кичәсе, Җомга кичәсе, Гает кичәсе. Болар арасында исә иң дәрәҗәлесе - Кадер кичәсе.

Айлардан исә - рәҗәб, шәгъбән, рамазан һәм мөхәррәм айлары. Бигрәк тә аерым урынны шәгъбән ае аладыр. Ул (Рәсүлуллаһ) пәйгамбәрләр арасында өстен булган шикелле, шәгъбән ае да башка айлардан өстенлек алып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм: ”Рәҗәб ае белән Рамазан ае арасында шәгъбән аеның фазыйләтеннән адәмнәр гафилләрдер. Шәгъбан аеның унбишенче кичәсендә барча бәндәләрнең гамәлләре Аллаһы Тәгаләгә җиткереләдер. Бәс, мин дус тотармын шәгъбан аенды ураза тотып, шул ураза белән башка гамәлләрдә дә Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелекле булуда. Шуның өчен шәгъбан аенда ураза тотармын”, - диде.

Әгәр бер кеше бу айда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тәнен тәмуг утына хәрам кылыр һәм оҗмахта Йосыф, Әюб пәйгамбәрләрнең савабына ирешер. Әгәр шәгъбан аеның барчасында ураза тотса, ул кешегә оҗмах ваҗиб булыр, үлем исереклеген күрмәс. Кабер караңгылыгын, Мөнкир вә Нәкир (үлгәннән соң сорау ала торган фәрештәләр) куркуын күрмәс. Аллаһы Тәгалә ул кешенең кыямәт көнендә барча гаепләрен вә гөнаһларын онытыр, халык арасында рисвай кылмас.

Мөэмин-мөселман бәндәләргә шәгъбан аен гакыллылык белән үткәрергә лаектыр.

Бу шәгъбанда гыйбадәт кылырга, рамазан аен кунак көткәндәй көтеп, кадерләп каршы алырга кирәк. Әгәр кем дә булса бу шәгъбан аеның әүвәлендә - өч көн, уртасында - өч көн, ахырында өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гамәл дәфтәренә 70 пәйгамбәр савабын язар, 70 ел Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылгандай саналыр. Әгәр шул елда вафат булса, шәһитләрдән китәр, тәмуг утыннан имин булыр.

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм шәгъбан ае керсә: “Барча гөнаһларыгыздан тәүбә-истигъфар кылыгыз. Рамазан аена кергәндә гөнаһларыгыздан пакъланыгыз”, - дип әйтер иде.

Бу шәгъбан аеның унбишенче кичәсендә Җәбраил фәрештә Пәйгамбәр галәйһиссәләәмгә килде дә: “Йә Мөхәммәд галәйһиссәләәм! Гафил булма, бу кичә рәхмәт ишекләре ачыла торган кич. Тор, кулларыңны күтәреп дога кылып, изгелекләр телә”, - дип әйтте. Мин: “Йә Җәбраил! Бу нинди фазыйләтле кичә?” – дип әйттем. Бәс, Җәбраил галәйһиссәләәм: “Йә Мөхәммәд галәйһиссәләәм! Бу кичтә өч йөз рәхмәт ишеге ачылыр. Аллаһы Тәгалә һәр мөселман бәндәне ярлыкар, мәгәр ун төрле груһны (төркемне), тәүбә кылмасалар, ярлыкамас: 1) сихерчене, 2) күрәзәлек кылучыны, 3) бер мөселман белән үпкәләшеп, сөйләшмичә йөрүчене, 4) кинә (үч саклау) тотучыны, 5) исерткеч эчүчене, 6) зиначыны, 7) адәмнәргә табыш белән акча бирүчене, 8) ата-анасын рәнҗетүчене, 9) нахакка кеше үтерүчене, 10) үзенең кардәше белән ташлашкан кешене тәүбә кылмый торып ярлыкамас. Әгәр чын күңелләре белән тәүбә кылып, бу эшне ташласалар, аларны ярлыкар”, - дип әйтте.

Риваять

Рух галәйһиссәләәм сәфәрдә вакытта бер тауга менде. Тау башында бер ак таш күрде, ул ак ташның тирәсендә гаҗәп калун торыр иде. Бәс, Аллаһы Тәгалә: “Йә Рухуллааһ! Сиңа моннан гаҗәбрәкне күрсәтимме?” – дип әйтте. Шул сәгать таш ярылды һәм бер ак сакаллы шәех чыкты. Ул өстенә йон кием кигән иде. Рухуллааһ галәйһиссәләәм аннан: “Алдыңдагы берничә йөзем җимеше сиңа кайдан иреште?” – дип сорады. Бу шәех: “Аллаһы Тәгаләдән миңа ризык”, - дип җавап бирде. Рухуллааһ галәйһиссәләәм: “Йә шәех! Бу ташта ничә ел гыйбадәт кылырсың?” – диде. Шәех: “400 ел гыйбадәт кылырмын”, - диде. Рухуллааһ галәйһиссәләәм, гаҗәпкә калып: “Йә Раббым! Синең каршыңда бу шәехтән кадерле, саваплы кемсә бармы?” – дип сорады. Аллаһы Тәгалә: “Йә Рухуллаһ! Әгәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм өммәтеннән бер кеше, шәгъбан аеның унбишенче кичәсендә уяу торып, барча гөнаһлардан тәүбә-истигъфар кылып, тәгать-гыйбадәт кылса, көндезендә ураза тотса, ул кеше минем каршымда бу шәехтән ун мәртәбә кадерлерәк һәм аңа савабы күбрәк булыр”, - дип әйтте.

Шәгъбан аенда бу кадәр кәсепләр, сөенечләр булса, һәркайсыбыз, бу кичәдә уяу торып, намаз һәм Коръән укып, Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә салават әйтеп, барча мөэмин-мөселманнарга, ата-аналарга вә остазларыбызга хәер-догалар кылырга тиешле. Бу кичәдә дога кабул булыр һәм тәмугтан котылуны, оҗмахка керүне сорап: ”Йә Рабби! Безне тәмуг утыннан коткар, җәннәтеңне насыйп ит”, - дип дога кылырга кирәк.

Әгәр бер кеше бу кичәдә ике рәкәгать намаз укыса һәр рәкәгатьтә бер “Әлхәм”, 10 “Кулһүвәллааһ” сүрәсен укып, моннан соң көндезендә ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешене изгеләр җөмләсеннән кылыр. Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Мин бу кичәдә уяу торыр идем, кичәнең дүрттән бер өлеше үткәч, Җәбраил фәрештә килеп: “Йә Мөхәммәд галәйһиссәләәм! Башыңны күккә таба күтәр”, - дип боерды. Күтәргәч, күк ишекләренең ачыклыгын күрдем. Әүвәлге ишектә бер фәрештә иде. Ул: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, бу кичәдә Аллаһы Тәгаләне истә тотып зикер әйтүчегә”, - диде. Икенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, бу кичәдә рөкугъ кылучыга”; өченче ишектәге фәрештә: “Сөенеч шул бәндәгә, бу кичәдә курку вә түбәнчелек белән намаз укучыга”; дүртенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә ки, бу кичәдә догалар кылып, хаҗәтләрен сораучыга”; бишенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан куркып бу кичәдә елаучыга”; алтынчы ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә ки, бу кичәдә Аллаһ ризалыгы өчен гыйбадәт кылучыга; җиденче ишектәге бер фәрештә: “Сөенеч шул бәндәгә, бу кичәдә Коръән укучыга; сигезенче ишектәге бер фәрештә: “Йә, бармы хаҗәт сораучы, сорагыл, сораган нәрсәсен Аллаһы Тәгалә бирер. Йә, бармы дога кылучы? Догасы кабул булыр. Йә, бармы гөнаһлардан тәүбә кылучы? Тәүбәсе кабул ителер. Йә, бармы “әстәгъфируллаһ” дип әйтүче? Барча гөнаһы ярлыканыр”, - диде. Таң атканчы бу ишекләр ачык булыр. Шуның өчен Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм, бу кичәдә уяу торып, тәгатъ вә гыйбадәт кылырга боерды, һәркайсыбыз аңа өммәт вә аның шәфәгатеннән мәхрүм булмыйк, дисәк, аның тыйган нәрсәләреннән тыелу, кушкан нәрсәләрен үтәү тиешле. Аллаһы Тәгалә һәр мөэмин-мөселман бәндәләрнең тәүфыйкларын арттырып, ахыргы сулышыбызда иманыбызны юлдаш итсен.

Шәгъбан ае - шәфәгать аедыр.

Һиҗринең икенче елында шәгъбан аенда әһле исламның кыйбласы Бәйтелмөкаддәстән Кәгъбәгә авышты, аңарчы Бәйтелмөкаддәскә карап намаз укырлар иде һәм шәгъбан аеның икенче дүшәмбесендә (шулай ук һиҗринең икенче елында) рамазан аенда ураза тоту фарыз булды.

Бу хөрмәтле өч айның икенчесе. Пәйгамбәребезнең салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Шәгъбан - минем аем, рәҗәб ае - Аллаһы Тәгаләнең ае, рамазан исә - өммәтемнең аедыр”, - дигән.

Шәгъбән ае, рамазан-шәриф уразасыннан кала, Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм нең иң күп итеп ураза тоткан ай.

Сәхабәләр радыйяллааһү ганһүм, шәгъбан аеның яңа ае күренү белән, Коръән укырга тотыналар иде. Шуңа карап, бу айда мәгънәсенә төшенеп күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән дип исәпләнер.

Бу айда:

Кылган игелекле эшләрнең савабы артыр.

Элек кылган гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк.

Киләсе елда үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлекләр дәфтәренә күчерелер.

Бу айның уртасында Бәраәт кичәсе булыр. Көндезен ураза тотып, кичәсен уяу хәлдә үткәрү кирәк.

Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булыр.

Бу айда биреләчәк зәкәтләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан-шәриф уразасына көч-куәт бирәчәк.

Хәдис-шәрифтә: “Рамазан аеның уразасы өчен, шәгъбанда, ураза тотып, тәннәрегезне чистартыгыз”, - диелә.

Расүүлүллааһ галәйһиссәләәм: “Кем дә булса шәгъбан аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр. Аллаһы Тәгалә аңа Әюб һәм Дауд галәйһимүсәләәмнәрнең савапларын бирер”, - дип әйткән.

Шулай ук хәдис-шәрифтә: “Шәгъбан - җәһәннәмнән котылу өчен бер калкандыр. Моңа ирешергә теләгән кеше өч көн булса да шәгъбан аенда ураза тотсын”, - диелә.

“Аллаһы Тәгаләнең колы шәгъбан аенда өч көн ураза тотса, һәм авыз ачканчы күп тапкырлар салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, аның гөнаһларын ярлыкар. Җәбраил миңа белдерде ки: Аллаһы Тәгалә бу айда 300 рәхмәт капкасын ачар”, - ди Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм.

“Кем дә булса шәгъбан аеның беренче һәм соңгы пәнҗешәмбесен ураза тотып үткәрсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җәннәткә керер”.

Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи үәсәлләм шәгъбан аеның Аллаһтан ни сораганын әйтте: “Йә Рабби! Мине ике бөек ай арасында булдырдың. Шулай икән, миңа нинди шәрәфәт-дәрәҗә бирдең?” Аллаһы Тәгалә: “Сине Коръән ае итеп куйдым, моннан артык нәрсә телисең?” – диде.

Шул сәбәпле элекке заманда күпләп бу айда Коръән укый торган булганнар.

Шәгъбан - Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, “әл-Ихлас” сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.

Кем дә булса шәгъбан аена әһәмият бирсә, нәфесен, үзен гөнаһлардан сакласа, күбрәк гыйбадәт кылса, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерер, ул елда булачак бөтен бәлаләрдән, авырулардан үзен имин кылыр.

Аллаһы Тәгалә бу айны уяулык-тәкъвалык белән кабул гыйбадәтләр кылып, шатлык-сөенеч, тулы иман белән үткәрергә язсын. Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидәят, диндә булмаганнарга - туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Дек 13
Дек 08
Дек 04
Ноя 30
Ноя 30
Ноя 29
Ноя 29
Ноя 29
Ноя 27
Ноя 24
Ноя 24
Ноя 24
Ноя 23
Ноя 23
Ноя 23
Ноя 22
Ноя 22
Ноя 22
Ноя 21
Ноя 21

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе