Бүген - 9 май - Бөек Җиңү көне. Сугыш кырында ятып калганнар өчен дога кылыйк!

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмгә барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисләре уяна. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Ә иң мөһиме алар өчен дога кылабыз: Аллаһтан гафу сорыйбыз. Урыннары җәннәттә булсын! Әмин.

БӘЙЛЕ
2017 Май 09. Фото:"Идел" яшьләр үзәге

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем 9 майга карата булыр.

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән.

Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.

Дошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Җиңү кыйммәткә төште. Миллионнарча ватандашлар сугыш кырларында башларын салды, партизан берләшмәләрендә һәлак булды, концлагерьларда җәфа чикте.

Быел халкыбыз 72 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 нче елның 22 нче июненә барып тоташа.

Җиңүгә килү юлы җиңел түгел, әлбәттә. Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, фашист төрмәләрендә, концлагерьларда һәлак була, ачтан үлә. Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә.

1945 нче елның 9 нчы Мае тантана һәм матәм көне, кушылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Барлык буын вәкилләре йөрәгендә әүвәлгечә дөньяны фашизм богауларыннан азат иткән каһарманнарга карата чиксез рәхмәт һәм олы горурлык хисләре саклана.

Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә.

Бөек Ватан сугышының иң кыен елларында, Татарстан фронт сызыгыннан шактый ерак булса да, аның утлы сулышы безнең борынгы җиребезне дә көйдереп узды. Җиде йөз меңләп якташыбыз кулларына корал тотып Ватаныбызны яклады.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткәндә, без хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “Сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр.

Әйе, сугышның утлы мәхшәре нык каһәрләгән, халыкны зар елаткан. 72 ел үтеп барса да, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмгә барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисләре уяна. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Ә иң мөһиме алар өчен дога кылабыз: Аллаһтан гафу сорыйбыз. Урыннары җәннәттә булсын! Әмин.

Беребез дә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә.

Менә шуңа кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

Роберт Миңнуллин

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр", – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр. (Мәидә сүрәсе, 32 аять).

Аллаһы Тәгалә каршында хаксызга кеше үтерү иң зур гөнаһлардан булып санала. Аллаһы Тәгалә бу эшне яратмый, теләми һәм риза булмый.

Хәйбар сугышында пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм Гали радыйяллааһү ганһүгә: “Аллаһ белән ант итәм, әгәр синең аркылы бер кеше Ислам юлына басса, кызыл дөяләргә ия булуга караганда хәерләрәк”, - диде. Хәтта сугыш вакытында да пәйгамбәр галәйһиссәләәм кеше үлемен теләмәгән һәм сәхабәләрне дә шулай итеп тәрбияләгән.

Бер кабилә динен кабул итәр һәм өйрәнер өчен, пәйгамбәрдән укытучылар сорыйлар. Һәм 70 яшь сәхабә шул җиргә җибәрелә. Ләкин алар анда барып җиткәч, теге кабилә кешеләре сәхабәләрне барысын да үтерәләр. Пәйгамбәр яхшы яңалык көткәндә, кайгылы хәбәр килә. Шуннан соң пәйгамбәр намаз саен ул үтерүчеләр өчен Аллаһтан ләгънәт сорый. Шуннан Аллаһ: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләәм Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” дигән аять иңдерә.

Бу вакыйгадан шуны аңларга кирәк. Беренчедән: яшь сәхабәләр дөнья фетнәсеннән имин булдылар һәм Аллаһ юлында шаһит булып, зур дәрәҗәгә ирештеләр. Ә инде үтерүче кешеләр, кылган эшләренә үкенеп, тәүбә кылдылар һәм Ислам динен кабул иттеләр.

Ислам диненең асылында мәрхәмәтлелек ята. Ә кешеләр моны ничек белсеннәр? Шуның өчен үзебездә мәрхәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек сыйфатларрны булдырырга кирәк. Әни кеше үз баласына ничек йомшак-күңелле, мәрхәмәтле була, шулай ук без дә башка кешеләргә карата булырга тиешлебез.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе