Бөгелмә мөхтәсибәте Халыкара хиҗап көненә әзерләнә

2013 елдан 1 февраль Халыкара хиҗап көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. 1 февраль көнне Бөгелмә мөслимәләрен дә шәһәрнең "Назлы нур" кибетендә (Ленин урамы, 3 нче йорт) көтәләр.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 18. Фото:dumrt.ru

Килгән кунакларны хиҗап турында эчтәлекле вәгазь, яулык бәйләү буенча мастер-класслар, викторина һәм чәй өстәле көтә. Әлеге чара иртәнге сәгать унда башлана, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Узган елда да Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы активистлары да әлеге датаны читтә калдырмады. Мөслимәләр сәүдә үзәгендә гүзәл затларга яулыклар таратты, ә теләге булганнарга аны заманча бәйләү ысулларын күрсәтеп, мастер-класс оештырды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, акциянең максаты бер - яулыкның хатын-кыз өчен нинди мөһим һәм кирәкле атрибут икәнен күрсәтү, матурлыкка һәм тыйнаклыкка өндәү.

Акция кысаларында 200 гә якын яулык һәм “Хиҗап белән танышу” буклеты таратылган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе