9 сентябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта

Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Өхед тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче мәчет төзелгән Куба районына сәфәр кылу, Киблатейн мәчетендә һәм Коръән басыла торган типографиядә булачаклар.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 06. Фото:tatar-inform.tatar

9 сентябрь төнендә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә - 49 хаҗи.

Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Өхед тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче мәчет төзелгән Куба районына сәфәр кылу, Киблатейн мәчетендә һәм Коръән басыла торган типографиядә булачаклар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы директоры урынбасары Илдус Сабитов: “Хаҗ кылганда, табибларның профессиональ эшен билгеләп үтәсе килә. Хаҗ вакыты бик эссе чорга туры килде. Өлкән хаҗ кылучыларны табибларның озатуы урынлы булды. Биредә 12 табиб – терапевт һәм кардиолог эшли. Мәккәдә Мина үзәнлегендә тәүлек дәвамында медпункт эшләде”, - дип билгеләп үтте.

И.Сабитов фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда, Гарәфә үзәнлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Анда хаҗилар өчен иртәдән алып, кояш батканчыга кадәр яңа корылмалы кондиционерлы палаткалар урнаштырылган. Гомумән, Согуд Гәрәбстаны хакимияте хаҗ кылу өчен югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырырга һәм хаҗилар хәрәкәтен көйләргә тырышкан. Һәр ил Җәмәратка таш ату йоласын үтәргә билгеле вакытта чыкты. Хаҗилар яши торган кунакханәләрдә дә катгый контроль иде. Хаҗилар урнашкач та, барысын тикшереп торалар.

“Без хаҗ кылуны оештыру һәм профессиональ дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсеш алырга әзер”, - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы директоры урынбасары.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе