2017 елдагы беренче җомга мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез! Олыларны хөрмәт итик, балаларны яратыйк

Барлыклар арасында иң өстене, иң шәрәфлесе – кеше. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә: “Без кешене иң мөкаммәл (камил) рәвештә бар иттек, яраттык”, - ди. (“Тин”/4).

БӘЙЛЕ
2017 Янв 06. Фото:http://shkolabuduschego.ru/

Кешегә карасаң, Аллаһның олылыгын, бөеклеген күрерсең. Чөнки кеше кадәр мөкаммәл итеп бар барлыкны Аллаһы Тәгалә генә ярата, бар итә ала”, - дигәннәр Ислам галимнәре. Аллаһ кешене хөрмәт белән бар иткән. Кеше яратылгач, фәрештәләр сәҗдә кылганнар. (“Бәкара”/30-34).

Пәйгамбәребез дә кешеләрне һәрвакыт хөрмәтли, аларны хөрмәт итүне нәсыйхәт итә торган булган. Бер хәдисендә ул: “Олыларга – хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтмәгән бездән түгел”, - дигән.

Олыларны хөрмәт итү савап китерер. Дөнья тормышыбызның тынычлыгын арттырыр. Аллаһы Тәгалә, саф күңелле олыларның догаларын ишетеп, кешеләргә мәрхәмәт кылыр һәм ризыкларыбызны бәрәкәтләндерер.

Пәйгамбәребез үзе дә балаларны бик яраткан һәм башкаларга да яратырга кушкан. Балаларны күрсә, аның мөбәрак йөзе нурланып, балаларны кочаклый торган булган. Урамда очраган балалар белән сәламләшә, әйңгәмә корып, вакыт-вакыт аларга кызыклы хәлләр сөйли торган булган. Дөясенә атланып барган чагы булса, аларны дөясенә утырткан. Хәтта берзаман, ярышта катнашып, аларны шатландырган.

Сабый балалар – дөнья тормышының бизәге. Олылар – дөнья тормышының бәрәкәте. Шуның өчен сабый балаларга шәфкать, сөю, олыларга хөрмәт күрсәтү динебезнең нигез ташларыннан санала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе