Татарстан Диния нәзарәте V республика ифтарына "Үзәк стадионга" дип чакыручы билетлар гамәлдән чыкты, дип хәбәр итә. Элек бастырылган билетлар белән ифтарга кереп булмый. 15 июньдә Казан теннис академиясында булачак ифтар ашына керү өчен махсус билетлар кирәк.
Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ифтар мәҗлесен ТР Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,“Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра. Катнашучыларны дин әһелләренең вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә.
Әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даими рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.
Мәгълүм булганча, үткән елларны республика ифтары “Казан-Арена” стадионында оештырылып килде һәм үзенә бер үз вакытта 15 меңгә якын кеше кабул итә ала иде. Июньдә биредә Конфедерацияләр кубогы уеннары узачак һәм ул башка максатлардан кулланыла алмаячак. Алдан V Республика ифтарын үткәрү ниятләнгән Үзәк стадион да Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.