Бүген тагын 50 кеше стандарт программа буенча Мәдинәдән Мәккәгә киләчәк. Хәзер Мәккәдә Татарстаннан 1650 хаҗи бар. Алар инде Гомрә кылган. Бу кече хаҗ - Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт. Гомрәдән соң хаҗилар чәчләрен алдыра һәм ихрамнан чыга – гади кием кия. Әлеге атна дәвамында хаҗилар ял итәчәк һәм Мина үзәнлегенә күчүгә әзерләнәчәк. 30 августта хаҗның төп йолалары – Гарәфә тавында тору, таш ату һәм корбан чалу башлана. 29 августта барлык хаҗилар Минадагы палаткалы шәһәрчеккә күченәчәк.
Быел Мәккәгә бөтен дөньядан рекордлы санда хаҗилар килүе көтелә. 2016 елда изге җирләргә 1,8 миллион мөселман килгән булса, быел аларның саны 3,5 миллион булачак. Согуд Гарәбстанында хәзер 40 градустан да югары эсселек саклана. Шуңа күрә хаҗны оештыруга быел аеруча игътибар биргәннәр. Төркемнәрне тәҗрибәле имамнар җитәкли, алар камил дәрәҗәдә гарәп, татар һәм рус телләрендә сөйләшә. Һәр төркемдә кешеләр саны 48-50дән дә артык түгел. Бу аларның һәрберсе белән шәхси эшләү мөмкинлеген тәэмин итә.
“Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хаҗ” оешмасы генераль директоры Ранис Вахитов белдерүенчә, хаҗның төп өстенлеге булып аның Хәнәфи мәзхәбе буенча оештырылуы тора. Бу мәзхәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер булып санала. Тагын бер мөһим ягы – хаҗ вакытында татар телле мохит булдырылган: вәгазьләр, фарыз йолаларда озатып йөрү, лекцияләр, методик әдәбият, табибларның эше татар телендә башкарыла. Хаҗилар өчен кунакханәдә тәүлек буе медицина ярдәме оештырылган: медицина пунктында Татарстан табиблары, кардиологлар, терапевтлар кизү тора һәм барлык кирәкле дарулар белән бушлай тәэмин итә.
Хаҗга өч төрле программа буенча барып була: «эконом-катнаш» – Казаннан Дубайга очкыч белән очу, аннан соң Мәккәгә автобус белән бару һәм «эконом-авиа» программасына Казаннан, Истамбулда күчеп утырып, Җиддәгә очу яки Казаннан Җиддәгә туры рейс каралган.
Хаҗилар Мәккәдә дүрт кунакханәдә урнаштырылган. Уммаль Кура урамында урнашкан «Азахир» отелендә “стандарт” программасы буенча килгән 360 хаҗи яши.
Биредә аларга ике тапкыр ашату каралган, кондиционер һәм суыткычлы бүлмәләр белән тәэмин ителгәннәр, отельдән Хәрәм мәчетенә кадәр тәүлек буе автобус йөреп тора дип хәбәр итә Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.