Һәр елны кайбер хаҗилар бурычлары аркасында таможня контролен уза алмый. Алар очкычка утыра да, хаҗга барып җитә алмый. Һәркемнең бурычы төрлечә, кемдер коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсә, кемдер зур суммадагы кредитларын капламый.
Билгеле булганча, бурычың 10 мең сумнан артып китсә, син инде чит илгә чыга да, хаҗ да кыла алмыйсың.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә хәбәр итүләренчә, суд приставлары 2017 елның 1 гыйнвареннан алып бурычлыларның чит илгә чыгуын чикли торган 50 675 карар чыгарган. Гомуми бурыч 14 млрд 639 млн.734 мең сумга җитә.
8809 карар алимент түләмәүчеләрнең бурычлары белән бәйле. Бу кешеләрнең бурычлары 1 млрд. 706 млн. 216 мең сумга җитә. Ел башыннан 2692 карар буенча чикләүләр бетерелгән. Бу - 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен булган саннар.