Татарстанда Брайль шрифтында нота-музыка әдәбиятын туплаган каталог төзелде

Бу әсбаблардан инструментларда яңа уйнарга өйрәнүчеләр дә, профессиональ музыкантлар файдалана ала. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр арасында мондый әдәбиятка ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бөтен мәгълүмат, бер системага салынып, бердәм каталогта туплап бирелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 01. Фото:http://rsbsrt.ru/

Республика күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен китапханәсендә нота-музыка әдәбиятын туплаган каталог төзелде. Ул Брайль шрифты белән алты нокта ысулында эшләнгән.

Әлеге басмада Брайль язуындагы нота дәреслекләренең (әсбаблары) библиографик тасвирламалары туплап бирелгән. Бу әсбаблар Республика күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен китапханәсе һәм аның филиалларында саклана. Аларның саны җиде йөзгә җитә. Монда музыка теориясе һәм Сольфеджио буенча басмалар, балалар музыка мәктәпләре өчен хрестоматияләр, урта музыка белеме бирүче учреждениеләр өчен - ноталар, төрле инструментлар (фортепиано, баян, гитара, балалайка, кыллы һәм башка инструментлар) өчен концерт җыелмалары бар.

Бу әсбаблардан инструментларда яңа уйнарга өйрәнүчеләр дә, профессиональ музыкантлар файдалана ала. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр арасында мондый әдәбиятка ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бөтен мәгълүмат, бер системага салынып, бердәм каталогта туплап бирелде дип хәбәр итә Республика күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен китапханәсе матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе