
Әлеге идея Киото университеты профессоры Синья Яманакага карый. Ул 2012 елда британ биологы Джон Гердон белән бергә Нобель премиясе алган.
Бу ачышның асылы шунда: Яманака коллегалары белән бергә организмда билгеле бер өлкә өчен җавап бирә торган күзәнәкләрнең, программаларын үзгәртү нәтиҗәсендә, яралгы хәленә кайта алу сәләте барлыгын ачыклаган. Программалары үзгәртелгән мондый күзәнәкләрдән, үз чиратында, кирәкле органнарны һәм тукымаларны "үстерергә" мөмкин. Аларны алга таба органнарны һәм тукымаларны күчереп утыртканда, төрле авыру аркасында зарарланган һәм зыян күргән тукыманы яңартканда кулланыла ала.
Нәкъ менә шундый алым белән күрмәүчелекне дәвалау өчен, галимнәр күз тукымаларын "үстерә". Хәзерге вакыта күз тукымаларын күчереп утырту буенча клиник тәҗрибәләр төрле илләрдә алып барыла. Мәсәлән, Кардифф университеты һәм Осака университеты галимнәре, күзнең алгы өлешен торгызу өчен, мөгез катлавы эпителиясен сукыр куяннарга күчереп утырткан.
Мондый тәҗрибәләр Россиядә Федераль физика-химия медицинасы фәнни-клиник үзәгендә дә ясала. Анда тукыма күзәнәкләреннән күзнең челтәр катлавын үстерергә өйрәнгәннәр.
adme.ru хәбәр иткәнчә, кеше катнашындагы клиник тикшеренүләр 2017 елда ук үткәрелер дип көтелә.