Татарстан хаҗиларына төрле мәзһәбләрдә хаҗ кылу үзенчәлекләрен аңлаттылар

Мәккә кунакханәсендә хаҗиларга дин дәресләре бирелде. Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның үзенчәлекләре турында сөйләде. “Бу бер көн эчендә генә аңлата торган нәрсә түгел ул, хаҗның нәрсә икәнен аңлар өчен кешеләр еллар буе укый”, – ди ул.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 24. Фото:tatar-inform.tatar

Тимергали хәзрәт әйтүенчә, гыйбадәттә аерма юк, барлык галимнәр, бөтен мәзһәбләр дә Әбү Хәнифә күрсәтмәләре буенча эшли. “Бик игътибарлы булырга кирәкле әйберләр бар, мәсәлән, җәмәратнең (таш ату) өченче көненә бөтенесе дә бармый, ә Әбү Хәнифә: "Барырга кирәк", - ди. Чөнки һәр ыргытылган таш өчен гөнаһлар кичерелә, моның өчен Аллаһ Тәгалә бик зур гөнаһларны кичерә. Ләкин аны да кешене бәреп үтерерлек итеп атарга кирәкми, акрын гына атарга кирәк. Ашыгырга ярамый, гөнаһымны бетерәм дип, башка кешене гөнаһлы итәргә мөмкинсең. Вакыт булса, дүрт рәкәгать намазны да укырга ярый, икене дә мөмкин”, – диде ул.

Хаҗиларга дин дәресләрендә әйтелгәнчә, Хәнәфи мәзһәбе буенча кешенең хаҗ кылу өчен бөтен шартлары да бар икән, ул шушы ук елда хаҗ сәфәренә барырга тиеш. Шәфигый мәзһәбе буенча хаҗ кылырга башка елда барсаң да ярый.

Хәнәфиләрдә Гомрә (кече Хаҗ) - сөннәт, ә шәфигыйләрдә фарыз булып санала. Хәнәфиләрдә тәваф вакытында кием, тәннең саф булуы шарт түгел, ә шәфигый мәзһәбендә Тәваф кылу өчен төп шарт булып тора.

2-4 рәкәгатьле тәваф хәнәфиләрдә һәм мәлики мәзһәбендә вәҗиб санала, ә шәфигый һәм хәнбәли мәзһәбендә сөннәт буларак кабул ителә.

Мина үзәнлегендә 5 төн куну хәнәфи мәзһәбендә – сөннәт, хәнбәли мәзһәбендә – вәҗиб. Бу хакта Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе