Татарстан хаҗилары ватаннарына кайта: иң яшенә - 11, иң өлкәненә 88 яшь

Шимбә, 9 сентябрьдә, Мәскәү вакыты белән төнге сәгать бер туларга ун минутта (00.50) "Казан" аэропортына 49 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Балтач һәм Кукмара районнары мөселманнары. Бу хаҗилар Мәккәгә "Төрек авиалиниясе" авиакомпаниясе белән 230 мең сум торган "Стандарт" программасы буенча барды һәм изге сәфәрнең озынлыгы нибары 16 көн булды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 08. Фото:Татар-информ

"Стандарт" программасын сайлаучылар Согуд Гарәбстанына Казан-Җиддә дигән турыдан-туры рейс белән очты. Моннан тыш "ТР МДН ХАҖ" программасы быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бәясе 100 мең сумнан башланган "Эконом" һәм 150 мең сумнан арткан "Эконом-авиа" программаларын тәкъдим итте.

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов каршы алачак. Мәгълүм булганча, моңа кадәр хаҗ гамәлләрен үтәүче дин кардәшләрен мөфти Камил хәзрәт үзенең видеомөрәҗәгате аша нәсыйхәтләгән иде.

Быел "ТР МДН Хаҗ" программасы белән 1700 кеше хаҗ кылды. Алар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар: күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм арбадагы инвалидлар. Иң яшь хаҗига 11, ә иң өлкәненә 88 яшь. Татарстанлыларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 40-49 кеше тупланган иде.

"ТР МДН Хаҗ" мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлады. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре Согуд Гарәбстанының һәм хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Бу мәзхәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала.

Шунысы игътибарга лаек: оештыручылар хаҗ вакытында татар телле мохит булдырырга тырышкан: вәгазьләр, фарыз йолаларда озатып йөрү, лекцияләр, методик әдәбият, табибларның эше татар телендә башкарылган.

Татарстан хаҗиларга ярдәм күрсәтү өчен, 12 табибны хаҗга җибәрде. Кардиологлар һәм терапевтлар эшләгән медицина ярдәме күрсәтү пунктлары хаҗ тәмамланганчы, көн әйләнәсе бушлай ярдәм күрсәтте. Минә үзәнендәге палаткаларда "ТР МДН Хаҗ" елдагыча табиблар ярдәме күрсәтә торган палатка урнаштырды. Ул кирәкле барлык дарулар һәм җиһазлар белән тәэмин ителде. Сүз уңаеннан, быел Татарстан медпункты палаткасы Мина поликлиникасы белән янәшә урнашты.

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 16 сентябрьдә кайта дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе