Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр - Гарәфә тавында тору

Бүген Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр - Гарәфәт тавында тору. Әгәр бу көнне гыйбадәт кылып, догалар укып һәм тәүбә сорап үткәрмәсәң, хаҗ үтәлгән булып саналмый.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 31. Фото:tatar-inform.tatar

Кояш чыкканнан соң, хаҗилар автобусларда Мәккәдән тугыз километр ераклыктагы Мина үзәнлегеннән Гарәфә тавына юнәлде. Биредә зур ачык кырда бер-берсен күрергә тилмереп һәм бер-берсе турында белеп, Адәм белән Хава очрашкан диелә. Нәкъ менә шуннан "Гарәфә" дигән исем барлыкка килгән диләр (тану, белү – «ма'рифа» яки «та'аруф»).

Татарстан хаҗилары Европа секциясенең 56 нчы өлешенә урнашты. Хаҗны оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык хаҗилар да үзләрен яхшы хис итә. Палаткаларда җилләткечләр (кондиционерлар) эшли, ашату оештырылган, эчәргә яраклы суны вакытында китерәләр.

Әлеге үзәнлекнең чикләре махсус билгеләр белән ачык билгеләнгән. Гарәфәдә булу - хаҗның иң мөһим өлеше. Шуңа Гарәфәдән тыш хаталар ясамас өчен, хаҗилар шул билгеләргә карап эш итәләр. Монда ук - палаталы шәһәрчек. Быел җирле хакимият аларга да кондиционерлар куярга вәгъдә бирде, чөнки хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында коточкыч эсселек.

31 нче августта, кояш баеганнан соң, хаҗилар Мөздалифә үзәнлегенә юнәләчәк. Ул Хәрәм территориясендә көнчыгышка таба Мина үзәнлегеннән өч миль ераклыкта урнашкан. Монда алар төн куналар һәм, таң атканнан соң, кабаттан корбан чалу һәм шайтанны символлаштыручы Җәмаратка таш ату йоласын үтәр өчен Мина үзәнлегенә юнәләчәкләр.

Шуннан соң хаҗиларга сакал-мыекларны кыру рөхсәт ителә һәм алар ихрам халәтеннән чыгачак. Алар шулай ук гадәти киемнәр кия алачак.

"ДУМ РТ Хаҗ"ның генераль директоры Ранис Вахитов сүзләренә караганда, Татарстан табиблары Мина үзәнлегендә тәүлек әйләнәсе эшли торган медпункт ачкан. Аларга республикабызның теләсә кайсы хаҗие мөрәҗәгать итә ала. Монда 12 терапевт һәм кардиолог хезмәт куя. Сүз уңаеннан, быел Татарстан медпункты палаткасы Мина поликлиникасы белән янәшә урнашачак.

Ранис Вахитов сүзләренчә, Җәмаратка килгәндә, гарәпләр хаталар өстендә эш алып барган һәм бу юлы полиция хезмәткәрләренең күплеге күзгә ташлана. Этеш-төртеш булмасын өчен, барлык кешеләр өчен дә Җәмаратка чыгуның таблицасын эшләгәннәр. Татарстан һәм, гомумән, Россия хаҗилары өчен беренче көнне - иртәнге алтыдан көндезге унберенче яртыга кадәр (6.00-10.30), икенче һәм өченче көнне унберенче яртыдан икегә кадәр (10.30-14.00) Җәмаратка чыгу тыела. Калган рөхсәт ителгән вакытта хаҗилар Җәмаратка кадәр җәяү барачак, аларга Минадан якынча 3,5-4 км барырга туры килә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел Мәккәгә бөтен дөньядан бик күп хаҗи килүе көтелә. 2016 нчы елда мөселманнарның изге урынында 1,8 миллион хаҗи булса, быел 3,5 миллионнан да күбрәк булыр дип уйлыйлар.

Согуд Гарәбстанына килү эссе һава шартлары белән тагын да катлаулана төшә - һава температурасы 40 градустан да артык. Шуңа күрә хаҗны оештыруга зур игътибар бирелгән. Төркемнәр белән гарәп, татар һәм рус телләрен яхшы белүче, хаҗ сәфәрләрен оештыруда тәҗрибәсе булган имамнар җитәкчелек итә. Һәр төркемдә 48-50 кеше.

Быел Мина үзәнлегендәге палата шәһәрчегендә 23,500 Россия хаҗие, шул исәптән 1700 татарстанлы яшәячәк.

Чыганак: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан аллынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе