“Татарстан - яңа гасыр” телеканалында Ураза гаетеннән трансляция күрсәтелә

Якшәмбе көнне 25 нче июньдә “Татарстан-Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында Ураза гаете бәйрәменнән махсус трансляция оештырыла. Трансляция "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 03:30 сәгатьтә башланып китә. Бәйрәм вәгазеннән соң гает намазы башлана, иртәнге сәгать дүрт тулып биш минутта (04.05) – хөтбә. Соңрак тапшыру телеканалда кабатлап күрсәтелә.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 24. Фото:tnv.ru

Искәртеп узыйк, бәйрәм трансляциясе Казан үзәгендә урнашкан Галиев мәчетеннән алып барыла. Гает намазында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Бу бәйрәм иртәсендә “Татарстан – яңа гасыр” каналы камералары Татарстанның баш мәчете булып саналган Кол Шәриф мәчете янында да урнаштырылачак. Анда шулай ук бәйрәм чаралары уза.

Ике телеканалда бәйрәм чаралары ике төрле вакытта күрсәтелә: “Ураза гаете мөбарәк булсын!” дип исемләнгән трансляция “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында иртәнге сәгать җидедә (07.00), ә “ТНВ-Планета” телеканалында иртәнге сәгать тугызда (09.00) башланып китә. Мәчеттә бәйрәм намазын укып, Казан мәчетендәге Гает намазын күрми калган дин кардәшләр өчен трансляция махсус шул тәртиптә күрсәтелә

Бу бәйрәм — Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, төннәрен тәравих намазлары укып шәрәфләнгән бәндәләр өчен бигрәк тә шатлыклы зур бәйрәм. Рамазан ае тәмамланып, Гыйдел-Фитыр — Ураза гаете бәйрәме җитүе белән, барлык мөселманнар Гает намазына җыела.

Якшәмбе иртәсендә Ураза гаете бәйрәменнән турыдан-туры трансляцияне “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында карагыз. Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мәгълүмат телеканалның рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе