Согуд Гарәбстанының Югары суды хаҗның чәршәмбе – 30 августта башланачагын хәбәр итте дип яза Российская газета. Югары суд хаҗның вакытын айның торышын өйрәнгәннән соң игълан итә. Узган ел хаҗ башлану вакыты 10 сентябрьгә туры килде дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы.
Хаҗ исламның биш баганасының берсе булып тора һәм Мәккә, Мәдинәдәге изге урыннарны зыярат итү белән бәйле.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, быел Россия гражданнары өчен хаҗга квота арттырылды. Шулай итеп, 2017 елда изге җирләрне зыярат итәргә 23500 кеше бара алды.
Хаҗ Корбан бәйрәме башлану белән тәмамлана. Ул быел 1 сентябрьгә туры килә.