
Яшьләрне куркыныч адымнан саклап калу өчен, Санкт-Петербург шәһәре хөкүмәте “Экстремизм – җәмгыять ” дигән даими семинарлар уздыра. Анда вербовщикларның барлык алымнары ачып салына.
Исламны пычратырга теләү омтылышлары турында студентларга Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Панчеев та сөйләде.
Равил хәзрәт Панчеев сүзләренә караганда, экстремистларга ислам артына ышыклану бик кулай. Гәрчә алар ислам нигезләрен минут саен бозып тора. “Исламда теләсә кайсы үтерү очрагы – гөнаһ. Үзен һәм башкаларны үтерүче кеше кәфер була һәм җәннәткә керми”, - диде хәзрәт. Р.Панчеев бүгенге көндә кешеләрнең аңнары өчен көрәш баруын өстәде. Яшьләрне үлем белән бәйле мондый адымнан саклап калу үзе иминлегебез өчен кирәк.
Экспертлар сүзләренә караганда, экстремистик төркемнәрнең җитәкчеләре һәм вербовщиклары булып сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган кешеләр тора. Аларның бурычы – теге яки бу кешене аның “сайланып алынган зат” булуына ышандыру. Экстремистик оешмаларга кешеләрне турыдан-туры мәҗбүр итү яки хәйлә юлы белән җәлеп итәләр.
Семинарны оештыручылар хәбәр иткәнчә, кешегә психологик алымнар белән тәэсир итү юлларын белү чит йогынтыга бирелүдән саклап кала алачак. Бу аламнарны нәкъ менә экстремистлар куллана да инде. Студентлар өчен мондый семинарлар киләсе елда да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайты.