Психолог-имамнар төрмәләрдә экстремизм таралуга каршы торырга тиеш

Төрмәләрдә утыручылар арасында экстремистик идеяләр зур тизлек белән атарала. Бу хакта Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие, РФ Җәмәгать палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссия рәисе урынбасары Әлбир хәзрәт Крганов белдерде.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 22. Фото:youtube.com

2015 ел эчендә Россиядә террористик эшчәнлек өчен – 110, экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өчен 544 кеше җавапка тартылган.

Крганов билгеләп үткәнчә, бу җинаятьчеләр барысы да калган җинаятьчеләр белән бергә тотылалар. Ә бу, үз чиратында, экстремистик идеяләрнең зур тизлек белән таралуына китерә, дип хәбәр итә Islam.ru.

“Иректән мәхрүм итү урыннарында төрле кешеләр тотыла. Кайвакытта аларның белем дәрәҗәсе төрмәләргә эшләр килгән имамнарның белем дәрәҗәсеннән күпкә артыграк була. Шуңа күрә кулга алынганнар белән югары белемле кешеләр генә эшләргә тиеш. Алар, теологик белемгә ия булу өстенә, оста психолог булырга – медиатор, ягъни арадашчы ролен үтәргә тиеш. Иң мөһиме – мондый белгечләр Россиядә әзерләнергә тиеш”, - диде хәзрәт.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе