Җыен эшендә 17 илдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Марокко, Ираннан, Төркиядән, Мисырдан, Алжирдан, Бәхрәйннан, Катардан, Пакыстаннан һәм башка илләрдән журналистлар катнашыр дип көтелә.
Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү ниятләнә. Ул экстремистик идеяләрне тарату һәм пропагандалауга каршы тору буенча конкрет адымнарны бәян итәчәк, дип хәбәр итә Ислам.ру.