Сайтыбызның "ТВ" бүлегенә сәфәр кылуга багышланган вәгазь куелды (ВИДЕО)

Җәй - сәфәрләргә бай чор. Коръәндә һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләрендә сәфәр турында ниләр әйтелгән? Сәфәрнең шартлары нинди, сәфәргә чыкканда нинди догалар кылырга, юлда булганда, тауга менгәндә, күпер чыкканда нинди кәлимәләр әйтергә? Бу уңайдан “Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәновның сәфәргә багышланган җомга вәгазе ярдәмгә килер.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 22. Фото:tur.kavkazskitur.ru

Аллаһы Тәгалә Коръәндә "Ганкабүт" сурәсенең 20 нче аятендә: “Әйт ий Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер”, - ди.

Мөхәммәд (с.г.в): “Сәфәр кылыгыз һәм сәламәт булырсыз”, - дигән. Әбү Хурайра җиткергән хәдис (Әхмәд җыентыгы).

Гали әбү Талиб (р.г.): “Сәфәр кылыгыз, сәфәрдә 5 файдалы әйбергә өйрәнеп була, - дигән. – Беренчедән, ул күңелсезлекне бетерә. Икенчедән – малны, өченчедән гыйлемне арттыра. Дүртенчедән, әхлакка өйрәтә. Бишенчедән, яхшы кешеләр белән дуслаштыра".

Өч төрле сәфәр бар: беренчесе – гыйлем алу өчен, икенчесе – кәсеп кылу өчен, өченчесе – күңел ачу өчен. Бу сәфәрләр Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен булырга тиеш.

Расүлүллаһ (с.г.в.) әйткән: “Кем гыйлем алу өчен сәфәр чыкса, фәрештәләр шул кешенең аяк асларына канатларын җәярләр. Күктәге һәм җирдәге мәхлүкатлар, хәтта диңгездә булган кит балыгы да сәфәр чыккан кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын сорарлар. Ул кешегә җәннәткә юл җиңеләер икән”, - дигән.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәновның сәфәргә багышланган җомга вәгазен тулысынча әлеге видеодан карый аласыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе