Хәләл - Аллаһ Тәгалә бренды - Марат Низамов

Казанда Россия - Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2017" 9 нчы Халыкара икътисад саммиты кысаларында хәләлгә багышланган конференциядә бердәм хәләл стандартлары турында сөйләштеләр.

БӘЙЛЕ
2017 Май 19. http://samtatnews.ru

Татарстан мөселманнары исеменнән конференция кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үз чыгышында бердәм хәләл стандартлары булдыру мәсьәләсенең шактый актуаль булуын билгеләп үтте.

- Һәр мәзһәбнең хәләл мәсьәләсенә үз карашы. Мәсәлән, безнең мәзһәбтә кош-кортны һәм эре мөгезлек терлек кулдан гына чалына. Чит илләрдән кергән итнең без нинди ысул белән чалынганлыгын белмибез. Алар да безненең нинди стандартларга таянып эш итүебезне белми, шуңа күрә бердәм хәләл стандарты эшләү кирәк.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хәләл - ислам билгесе генә түгел, ә азык-төлекнең сыйфат күрсәткече дә. Бүгенге көндә 30 дан артык оешма хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Шуларны егермесе үз продукциясен чит илләргә дә тәкъдим итмәкче.

Әлеге конференция кысаларында нәзарәтнең "Хәләл стандарты" комитеты берничә чит ил оешмасы белән хәләл өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыруны күздә тоткан килешүләр имзалады.

- Хәләл - Аллаһ Тәгалә бренды һәм без аны бергәләшеп алып барырга тиеш, - дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе Марат Низамов. - Безнең чарабыз берләшергә, хәләлнең бердәм стандартларын булдырырга ярдәм итәр дип ышанам. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе