Мохтаҗлык милләткә дә, дингә дә карап тормый

Ифтар (авыз ачу) вакыты – дин тотучылар өчен бик мөһим. Мондый көнне Unilever компаниясе ярдәмендә ниндидер бер изегелек эшли алуыбызга без бик бәхетле. Безнең сыйларыбыз мәчетләргә йөрүче мохтаҗлар күңеленә хуш килер дип ышанабыз, ди оештучылар.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 17. Фото:aif.ru

20 июньдә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә “Русь” азык-төлек хәйрия фонды һәм Unilever компаниясе хәйрия акциясе уздыра. Рамазан ае дәвамында әлеге компания үз продукциясен сатудан кергән билгеле бер сумманы пылау пешерү өчен кирәк булган ит, дөге һәм башка кирәк-яракларны алу өчен туплаган. Әлеге акциянең Татарстандагы партнеры – “Ярдәм” мәчете.

“Мохтаҗлык милләткә дә, дингә дә карап тормый, - ди “Русь” азык-төлек хәйрия фонды җитәкчесе Виктория Крисько. – Безгә бик авыр хәлләрдә калган кешеләрне күрергә туры килде. Без барысына да ярдәм итәргә тырыштык. Ифтар (авыз ачу) вакыты – дин тотучылар өчен бик мөһим. Мондый көнне Unilever компаниясе ярдәмендә ниндидер бер изгелек эшли алуыбызга без бик бәхетле. Безнең сыйларыбыз мәчетләргә йөрүче мохтаҗлар күңеленә хуш килер дип ышанабыз”.

Calve һәм Knorr продукциясенең һәр кабыннан 1 сум акча Азык-төлек фондына Россиянең Ингушетия, Дагыстан, Татарстан, Башкортостан Республикаларында хәйрия ашларын оештыру өчен җыелып барган. Аннан пылау әзерләү өчен азык-төлек сайланган һәм мәчетләр тарафыннан хупланган.

“Русь” азык-төлек хәйрия фонды 2012 елдан бөтен Россия буенча халыкның социаль яктан якланмаган катламнарын – инвалидларны, күпбалалы гаиләләрне, ятим балаларны, ялгыз карт-карчыкларны, авыр хәлдә калган кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Фонд Россиядә азык-төлек банкы булып тора. Даими рәвештә халык өчен товар җитештерүчеләр, хәйрия һәм дәүләт оешмалары белән тиыгыз элемтәдә эшли дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе