Мөселман һәм православ хатын-кызларының яулыкларын нәрсә берләштерә?

Санкт-Петербургның Дин тарихы музеенда “Хиҗап – четерекле эш” дип аталган экскурсия узды. Алар традицион мөселман баш киеме белән тарихи һәм культурологик яктан танышты. Кунакларга хиҗапны кию алымнары турында гына түгел, хатын-кызларның хокуклары һәм бурычлары хакында да сөйләделәр. Шулай ук мөселман һәм православ хатын-кызларының яулыкларын нәрсә берләштерү турында да бәян иттеләр.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 24. Фото:gmir.ru

Билгеле булганча, Коръәндә “Нур” сурәсенең 31 нче аятендә: “Әйт, мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче етмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр, гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз”, - диелгән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе