Янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Комиссия янгын килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.
Август башында да Мәккәдә хаҗлар яшәгән бинада янгын чыккан иде. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндерде, үлүчеләр булмады.
"Мәккәнең янгын сүндерүчеләре Әл-Азизия районында чыккан янгынны сүндерде. Андагы 391 кешенең берсе дә зыян күрмәде", - дип хәбәр итә РИА Новости.Гражданнар оборонасы идарәсенең рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, биредә Һиндстаннан килеп, хаҗ кылырга теләүчеләр яшәгән.