Корбан бәйрәме-2017: 20 мәйданчык, 2 меңнән артык бәрән, мохтаҗларга 10 тоннадан артык ит

Быелгы Корбан бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния назәрәте аеруча киң колачлы итеп уздырды. Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете яхшы әзерлек белән, югары дәрәҗәдә оештырылды, шуңа да мөселманнар гына түгел, республиканда яшәүчеләрнең барчасы да, милләтенә-диненә карамастан, аны шатлык һәм күтәренке кәеф белән бәйрәм итте.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 04. Фото:dumrt.ru

Студентлар һәм карт-карчыклар, инвалидлар, йорт-җирсезләр, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм мохтаҗлыкта булган гаиләләр – барысы да Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтте. Нинди диндә булуына һәм милләтенә карамастан, аларга корбан ите өләшенде.

Казанда һәм районнарда корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды, аларны Роспотребнадзор оешмасының Татарстандагы идарәсе, ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм башка тиешле органнар куелган таләпләргә туры китереп җиһазладылар. Казанда гына да корбан чала торган 20 махсус мәйданчык эшләде. Бәрәннәрнең барысы да санитария тикшерүе һәм ветеринарларның эшкәртүе аша узды. Махсус оешмалар корбан чала торган көннәр дәвамында малның тиресен, башларын, ашарга яраксыз калдыкларын җыеп алды.

Корбан бәйрәменең бөек максаты – мохтаҗларга, фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү, аларны ит белән сыйлап, сөендерү. Татарстан мөселманнары Диния назәрәте ел саен бу эшне зурлап башкара. Быел да корбан ите авыр хәлдә калган гаиләләргә һәм социаль оешмаларга тапшырылды. Барлыгы 2250 корбан бәрәне һәм 50 сыер мохтаҗларга өләшенде. Корбанга тиешле мал Диния назәрәтенең “Зәкәт” һәм “Ярдәм” хәйрия фондларына, Татарстанның Сукырлар җәмгыятенә, Татарстанның 11 мәдрәсәсенә, Арча, Балтач, Азнакай һәм Яр Чаллы мөхтәсибәтләренә тапшырылды. Алар итне мохтаҗларга өләште. Шулай ук бәйрәмне оештырган һәм мал суюда эшләгән ихтыярыйларга да корбан ите бирелде.

Корбан итенең иң күп өлешен “Зәкят” Хәйрия фонды таратты – 10 тоннадан артык ит мохтаҗларга барып иреште. Гаетнең өч көнендә 700 дән артык мохтаҗ кешегә сигезәр килограмм ит таратылды. “Зәкәт” фонды кайгыртып торучы мохтаҗларның берсе, Татарстан мөфтиятеннән ярдәм алган Татьяна Рябцева сүзләренә караганда, Корбан бәйрәме төрле милләттән һәм төрле диндә булган кешеләрне берләштерә, бер-берсенә якынайта, миһербанлы һәм шәфкатьле булырга өнди. Бу яшь ханым авыр формалы ДЦП белән чирләүче кызны тәрбиягә алган, ул аны берүзе карый. Сигез яшьлек бала хәрәкәтләнә дә алмый, моның өстенә, күзләре дә күрми.

“Мин мөселман түгелмен, ләкин фондның чакыруын зур сөенеч белән кабул иттем һәм монда мөселман бәйрәменә килдем. Мөмкинлектән файдаланып, барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котларга телим. Монда кешене дин буенча аерып тормыйлар – һәркемгә ярдәм итәләр”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Татьяна.

Татарстан Диния назәрәте исеменнән шулай ук ТР Инвалидлар җәмгыяте, ТР Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмгыяте, “ТР күп балалы гаиләләре” иҗтимагый оешмасы әгъзаларына да азык-төлек белән ярдәм күрсәтелде. Оешмалардан – “Әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, бала алган гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм күрсәтү” дәүләт бюджет оешмасына, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге”, “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Республика балалар психоневрология санаторие, Казанның әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балалар өчен 11 интернат-мәктәбе, Казанның физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 интернат-мәктәбенә ярдәм оештырылды. Корбан ите шулай ук А.Вавилова исемендәге хәйрия фонды, “Альпари” һәм “Казан әниләре” хәйрия фондларына да тапшырылды.

Корбан гаете алдыннан “Зәкәт” фонды нык авыручы балалар өчен акча җыю акциясе дә уздырды. Җыелган акчага ДЦПның авыр формасы белән чирләүче 10 яшьлек Павлик Воробьевка һәм Тимур Фазлыевка дәвалау курслары узарга мөмкинлек булачак.

“Аллаһ Тәгалә малы булган кешеләргә ярлылар һәм мохтаҗларны кайгыртырга, аларны ашатырга, бөтен кешеләр белән яхшы мөгаләмәдә булырга куша, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республикада узган Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясаганда. – Коръән Шәрифтә “Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез" дип әйтелгән. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 36 нчы аять).

Ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәлләм): “Күршесе ач булып, үзе тук булучы мөэмин түгелдер”, - диде. Шуңа да әгәр кешенең ниндидер мөмкинлекләре бар икән, аларны изге эшләр башкаруга тотарга кирәк, һич тә бары тик үзеңне тагын да баету өчен генә түгел. Бу көннәрдә үз малыннан өлеш чыгарып, корбан чалып, мохтаҗларны куандырган һәркемне Аллаһ Тәгалә ике дөнья игелекләре белән бүләкләсен. Эшләре тагын да уңышлы, тормышлары җитеш һәм бөтен булсын! Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе