Халкы 1 миллионнан артып киткән шәһәрләрдә яшәүче яшьләр бүген “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә булды

Казанда бу көннәрдә Россия Федерациясенең халкы 1 миллионнан артып киткән шәһәрләрдә яшәүче яшьләрнең V саммиты уза. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр Татарстан башкаласына яшьләр сәясәте өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан җыелды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 09. Фото:Ринат Әсхәдуллин

Җыенда халкы 1 миллионнан артып киткән 14 шәһәрдә яшәүче яшьләр катнаша. Делегация составында алтмышлап кеше исәпләнә. Бүген алар “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Сердәш” бүлегендә, Тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрнең “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булды.

Боларның барысы да Казанны яхшырак белү, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган. Әлеге үзәктә күрмәүчеләр, арбага утырып һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозы куелганнар, колаклары ишетмәүчеләр һәм сөйләшмәүчеләр тернәкләндерү курслары уза. Саммитта катнашучылар “Ярдәм” үзәгендәге экскурсиянең башыннан ахырына кадәр үзәк эшчәнлегенә сокланып та, шул кадәр зур күләмдә алып барылган эшкә аптырап та йөрделәр.

“Аннан соң без автобуста барганда яшьләр үзара фикер алыша. Бездә менә монысы юк, ә бездә монысы бар, дип сөйләшәләр”, - дип хәбәр итте әлеге делегацияне озата килгән, Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр сәясәте комитетының яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм социаль программалар бүлеге баш белгече Екатерина Кувайкина.

Воронеж, Санкт-Петербург, Мәскәү, Омск, Пермь, Чиләбе, Уфа, Самара шәһәрләрендә яшәүче яшьләр, “Ярдәм” үзәге тарафыннан зур социаль эш алып барылуын күреп, үзәкнең нинди акчага тотылуы белән кызыксынды. “Ярдәм” хәйрия фонды вице-президенты Илдар Хисаметдинов аларга Казан мэры Илсур Метшин сүзләре белән җавап бирде. ТР Президенты Рөстәм Минеханов “Ярдәм” үзәгендә булган вакытта Казан мэры Илсур Метшин аңа: “Рөстәм Нургалиевич, үзәк тулысынча иганә акчасы, Попечительләр Советы эшчәнлеге һәм үзе эшләп тапкан акча хисабына яши”, - дигән булган.

Самитта катнашучыларны шулай ук дәүләт, көч структуралары белән хезмәттәшлек, экстремизмга каршы көрәш белән бәйле сораулар кызыксындырды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе