Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.
Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә бәйрәм намазы сәгать 04.00дә башлана, 04.05. - хөтбә. "Яңа гасыр" телеканалы тамашачылары өчен "Кол Шәриф" мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Шунысын истә тотарга кирәк: республиканың башка мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак. Мәсәлән, ул көнне Казанда кояш иртәнге сәгать өч туларга бер минутта (02.59) чыга. Димәк, бәйрәм намазы 03.29 минутта укыла.