Узган ел да Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты мондый исемлекне биргән иде. Әмма анда башкала балалар бакчалары һәм мәктәпләре генә иде. Быелгы исемлектә исә Казаннан тыш,Түбән Кама балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә бар.
Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл стандарты” комитеты белән берлектә әзерләнде.