Җыелышта “Дум РТ ХАДЖ” сумкалары, хаҗда кирәк булачак догалар язылган китапчыклар таратылды.
Яр Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә (катнаш тур) 14 августта кузгалачак. Очу – Мәскәүдән. Төркемне Илназ хәзрәт үзе җитәкләячәк.
Җыелышта шулай ук булачак хаҗиләр өчен хаҗ дәресләренең дәвам ителәчәге мәгълүм булды. Хаҗ дәресләре һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге сәгать сигездә шәһәрнең “Ихлас” мәчетендә уза.
Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.