Ингушетиянең Мәгариф министрлыгында мөселманнар өчен изге Рамазан аенда республика мәктәпләрендә чыгарылыш балларын уздырмаска карар кылганнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел “Соңгы кыңгырау” 24 майга планлаштырылган. Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае 26 майдан 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Рамазан ул – ураза тоту, өстәмә намазлар уку, дога кылу һәм игелекле эшләр эшләү ае.