
“Бу җәмгыятьтә ксенофобиягә һәм төрле расалар арасында бер-берсен күрә алмау очракларына китерергә мөмкин”, - дип билгеләп үтте Гольдшмидт.
Билгеле булганча, Европа берлегенең югары суд инстанциясе компанияләрнең үз хезмәткәрләренә хиҗаптан йөрүне, теге яки бу дингә нисбәтле булган аксессуарлар һәм билгеләр тагуны тыю хокукын законлы дип тапты.
“Предприятиенең күренеп торган сәяси, фәлсәфи, дини символларны йөртүне тыя торган эчке кагыйдәсе турыдан-туры хокукларны бозу булып саналмый”, - дип әйтелә суд игъланында. Шул ук вакытта тыю гамәле халыкара компанияләр кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш. Алар барлык хезмәткәрләреннән “нейтраль киенүне” таләп итә.
Судка мөрәҗәгать итү өчен Бельгиядәге G4S компаниясендәге ресепшендагы хезмәткәрне эштән җибәрү сәбәп булган. Ул эшкә хиҗапсыз килүдән баш тарткан.
Бельгиянең Кассация суды әлеге эшне аңлатма өчен Европа судына тапшырган. Бу Европа берлегенең югары суды инстанциясенең эштә хиҗапҗан йөрү мәсьәләсе буенча беренче карары, дип хәбәр итә Ислам. Ру.