
Җиддә шәһәрендә ул мөселман дөньясында билгеле дин әһеле, шәех Мөхәммәт бин Габдрахман әс-Саккафта кунакта булды. Мөхәммәт бин Габдрахман - Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм нәселен дәвам итүче галимнәр гаиләсендә туып-үскән дин белгече. Ул Җиддә һәм башка шәһәрләрдә ислам мәҗлесләрен, очрашуларын, студентлар өчен Пәйгамбәребезне өйрәнүгә багышланган “Пәйгамбәребез мирасы” курсларын, телевизион тапшырулар, “Пәйгамбәребез мирасы” дип аталган телеканал оештырган билгеле дин әһеле.
Шәех белән очрашуда “ТР мөселманнары Диния нәзарәте ХАҖ” рәсми операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов һәм башка чит ил дин әһелләре дә катнашты, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.