
Дүрт көн дәвамында яшьләр, дөнья мәшәкатьләрен онытып, тарихи Болгар җирендә салынган Ак мәчеттә Коръән укый, ятлый, өйрәнә алачак. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хәдисләрендә кешеләр Аллаһ йортына - мәчетләргә җыелып Коръән укысалар, аларга тынычлык, бәрәкәт килер, үзләрен фәрештәләр уратып алыр диелгән.
Форум кысаларында күп санда Коръән дәресләрен үткәрү, Изге Китапка багышланган лекцияләр сөйләү, фильмнар карау, “Коръән музее”на экскурсиягә бару каралган. Шулай ук яшьләргә ял итү чаралары буларак тренинглар, спорт уеннары оештырыла, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.