
«Туристлык өлкәсе икътисадта аерым тармак буларак карала. Болгарда һәм Зөядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән җиденче ел рәттән төзекләндерү, яңарыш эшләре алып барыла, дин өлкәсендә мөмкинлекләр ачыла. Бүген Зөягә сәяхәт кылу өчен ике көн дә аз. Мин Зөя һәм Болгар брендларын ясаучыларга бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Бренд уйлап табу – бу башлангыч этап, безгә монда ныклы адымнар белән алга атларга кирәк. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бренд бу урын хакында хәтерне яңарта, кызыктыра”, – диде “ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова.
“Бөек Болгар” һәм “Зөя утрау-шәһәре” брендларының визуаль стилен “Лориен” компаниясе булдырган. Аңа кадәр «Ситибрендинг» компаниясе концепциясен әзерләү буенча колачлы эш башкарган.
“Брендларны ясау буенча эш бер ел дәвамында барды. Потенциаль туристларның уйларында визуаль образ тудыру; Россия һәм чит ил туристларын бу объектлар белән таныштыру, җәлеп итү бурычы тора иде. Реклама продукциясе өчен уникаль образ һәм стиль булдыруны да күздә тоттык», – диде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
“Бөек Болгар” бренды концепциясе – “Бөек Болгар. Иделдәге борынгы цивилизация”, Зөя өчен – “Зөя утрау-шәһәрчеге. Тарих яшәешен кара” шигарендә тасвирлана.
Сергей Евгеньевич билгеләп үткәнчә, Болгар атамасы рус телендә дә о хәрефе белән язылачак, чөнки Болгария иле дә, борынгы Болгар дәүләте һәм хәзерге вакытта бу җирлектәге торак пункт та шулай языла. «Великий Болгар»ны «Изге Болгар» дип тәрҗемә итүне ул, мәгънә ягыннан туры килә, дип аңлатты. Брендның стиле татарларның бизәнү әйберләре — чулпылардан рухланып иҗат ителгән, логотип өчпочмаклы калкан формасында ясалган. Бу Бөек Болгар картасының контурларын да хәтерләтә.
Сергей Иванов сувенир продукциясе җтештерүчеләрне әлеге брендны активрак популярлаштырырга чакырды, дип хәбәр итә gailya.ru.