Курсларда хаҗның фазыйләтләре,хаҗ һәм гомрә кылуның кагыйдәләре, хаҗ вакытында башкарылырга тиешле гамәллә, куркынычсызлык кагыйдәләре һәм гарәп телендә аралашу күнекмәләрен бирү каралган.
Быел "Ярдәм" мәчетеннән хаҗга күрмәүче, начар ишетүче һәм коляскалы инвалидлар бара. Аларны "Ярдәм" дәвалау-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова озата бара.
Берничә ел дәвамында Мәликә ханым хаҗга күрмәүчеләрне алып барган иде.