Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)”

1. Рамазан-2023: Беренче тәравих 22 март; Беренче ураза 23 март; Гает 21 апрель; Фитр 800(150) сум; Фидия 350; Зәкәт нисабы 454000; Фитр нисабы 41000; 

2. Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә. Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе - бавыр...

БӘЙЛЕ
2023 Мар 14. Фото:islam.ru

Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте бүген Рамазан аеның мөхим мәгълуматларын раслады. Рамазан-2023: Беренче тәравих 22 март; Беренче ураза 23 март; Гает 21 апрель; Фитр 800(150) сум; Фидия 350; Зәкәт нисабы 454000; Фитр нисабы 41000; 

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Рамазан ае хакында мәгьлүмат.

Гарәпләрдә бу айның исеме башта “туван” булган. Хәзрәти Исмәгыйль пәйгамбәр заманында бәни Хариҗем дигән залим Мәккәи Мөкәррәмәне басып алу өчен яу белән килә һәм җиңелә. Көн шулхәтле эссе була. Сугышчыларның аяк тиреләре пешеп кабара һәм сугышчылар арасында: “Ай-вай янды безнең йөрәкләребез сусамактан, аякларыбыз ком-таш эсселегеннән” дигән тәкъбир (аңлашу) тарала. Шушы вакыйдан соң бу айны рамазан дип атый башлыйлар.

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм рамазан аен бәрәкәтле дип исәпләве сәбәпле, ул айда никах укытуны бик хуп күргән.

Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап кояш батканчы ашамый, эчми вә якынлык кылмый тору - балигъ вә гакыллы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр. Ураза булуга сәхәр ашаганнан соң ук таң атканчы ният кылу мөстәхәб (тиеш).

Ураза - сәхәрдән башлап, ахшам азанына кадәр ашамау, эчмәү һәм ир-хатын якынлыгы кылмау, димәк. Акыллы камил булган, балигълык яшенә җиткән һәр мөселманга ураза тоту фарыз.

Ураза тотуның өч шарты бар:

1. Ният кылу. Ниятне тел белән әйткән кебек, күңел белән дә әйтергә мөмкин. Теле белән һичбер сүз сөйләмәгән кеше, күңелдән иртәгә ураза тотачагын уйласа, уразасы дөрес булыр. Сәхәр ашын ашаган кеше дә ният иткән кебек саналыр, чөнки без башка айларда шул ук сәгатьләрдә торып аш ашамыйбыз.

2. Ашау-эчүдән тыелу.

3. Якынлык кылудан тыелу.

Уразага ният (дога):

Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаана минәль фәҗери иләль мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң атканнан алып кояш баюга кадәр рамазан уразасына ниятләдем.

Ифтар (авыз ачканда) догасы:

Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәвәккәльтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү.

Мәгънәсе: Аллаһым, уразаны Синең өчен генә тоттым! Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл кылдым! Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвелге гөнаһларымны да гафу әйлә!

Ураза булган кешегә ошбу эшләр сөннәттер:

1. Таң атканчы, төнлә торып, сәхәр ашау.

2. Ураза тоту белән нәфесне гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу.

3. Кәсептән (эштән) бушаган вакытларда дини китаплар уку.

4. Кояш баегач та, ахшам намазын укыганчы, ифтар кылу (авыз ачу).

Көндез ураза вакытында ошбу 10 төрле эшне кылу мәкрүһ (гөнаһ):

1. Файдасыз сүзләр сөйләү.

2. Әдәпсез сүзләр сөйләү.

3. Мунчага кереп озаклап утыру.

4. Суга чумып коену.

5. Тәгам вә чәер чәйнәү.

6. Бер нәрсәгә телеңне тидереп, татып карау.

7. Үбешү.

8. Һич ифтар кылмыйча (авыз ачмыйча) ике көн рәттән ураза тоту.

9. Ни булса да бер гөнаһ эшне кылу.

10. Авыру артачагын белә торып ураза тоту.

Ошбу өч төрле эш уразаны боза:

1. Борчак кадәр генә булса да бер тәгам йә дару йоту.

2. Бер генә тамчы булса да су яки дару йоту.

3. Якынлык кылу.

Уразаның хикмәте һәм әһәмияте.

Уразаның гыйбадәте 624 елда, шәгъбан аеның 10 нчы көнендә фарыз кылынган. Ислам динендә рамазан ае 11 айның солтаны буларак кабул ителә, чөнки Коръән шушы айда төшерелгән һәм дә хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәләәм шушы айда пәйгамбәр булган.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Рамазан аедыр ки, Коръән ул айда төшерелгән”, - дип боерган. “Кадер” сүрәсендә дә Коръәннең кайсы кичтә төшерелә башлаганын белгерткән: “Тәхкыйк, без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек”, - дигән. Беренче мәртәбә төшерелгән Коръән аятьләре белән Пәйгамбәребезнең пәйгамбәрлек вазыйфасы да башланып киткән.

Рамазан аен шушы рәвешчә мөбәрәк кылган ике мөһим мәсьәлә нәкъ шулар.

Ураза бары тик ислам өммәтенә фарыз кылынган бер гыйбадәт түгел. Ул бездән алда булган кылынган өммәтләргә дә фарыз кылынган. Чөнки Коръәндә Аллаһы Тәгалә (“әл-Бәкара” сүрәсе, 183 аять): “Әй, мөэминнәр, сездән әүвәлге өммәтләргә фарыз кылынган кебек, сезгә дә ураза фарыз кылынды”, - дип боерган. Рамазан аенда сау-сәламәт булган һәр мөселман ураза тотарга тиешле.

“Әл-Бәкара” сүрәсенең 185 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Сездән бер кеше сәламәт булып рамазанга җитсә, уразасын тотсын!” - дип боерган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм шәгъбан аеның соңгы көннәрендә укыган бер хөтбәсендә түбәндәгечә боерган: “Әй, мөселманнар, мөбәрәк бер айның (рамазан аеның) күләгәсе өстегезгә төште. Бу айда бер кичә бар. Бу кичә - Кадер кичәсе. Кадер кичәсе мең айдан хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә бу айда һәркемгә ураза тотарга кушты.

Бу айда, ястү намазыннан соң тәравих намазы уку сөннәт. Бу айда, Аллаһның ризалыгы өчен, кечкенә генә булса да, бер изге эш эшләгән кеше башка айларда фарыз эшләгән кеше башка айларда фарыз эшләгән кадәр сәваплы булыр. Бу айда бер фарызны эшләгән кеше башка айларда 70 фарызны эшләгән кадәр савап казаныр.

Бу ай - сабырлык ае. Сабыр итүчеләрнең барачак җире - җәннәт. Бу ай кешеләр белән яхшы тору ае”.

Ураза тоту - ач вә сусыз калу гына түгел. Пәйгамбәребез: “Бары тик ашказанына гына ураза тоттырмагыз. Барча әгъзаларыгызны да ураза тоттырыгыз”, - ди. Димәк, ураза тоткан кеше, үзен аш белән судан тыйган кебек, ямьcез сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән, яла ягудан һәм сүз йөртүдән дә тыелырга тиеш.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм бер хәдисендә: “Кем, Аллаһка ышанып, һәм савабын Аллаһтан көтеп, ураза тотса, ул кешенең эшләгән гөнаһлары гафу ителер”, - дип боерган.

Ислам динендә 10 белән 700 мәртәбә гыйбадәт кылу арасында савап бар. Ләкин уразаның савабы чиксез. Чөнки ураза гыйбадәтләрендә рия (показуха) юк. Ягъни башка эшләр кылганны әйләнә-тирәдәгеләр белеп-күреп торсалар да, ураза тоткан кешенең уразалы булганын Аллаһтан башка беркем дә белмәс. Шуңа күрә бер кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә: “Адәм баласының уразадан башка һәр эше (гыйбадәте) үзе өчен. Ләкин ураза - Минем өчен. Аның савабын Мин бирәчәкмен”, - дигән.

Пәгамбәр галәйһиссәләәм: ”Рамазан ае - бик мөбәрәк ай. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы - мәгъфирәт, ахыры да җәһәннәм газабыннан котылу”, - дигән.

Рамазан аенда Коръән уку, кешеләр белән яхшы тору, гыйбадәтләребезне калдырмыйча кылып бару, сәдака һәм зәкәтләребез белән ярлыларны шатландыру, бозылышкан кешеләр белән килешү, бер-беребезне рәнҗетмәү, мөселман кардәшләребез өчен хәер-дога кылу таләп ителә.

Кемнәргә ураза тотмаска мөмкин:

1. Хасталылар ураза тотмаслар, хастасы бетеп, сәламәтләнгәннән соң, уразаларын дәвам итәрләр. Хаста вакытында тотылмаган уразаларын Рамазан гаетеннән соң каза рәвешендә үтәрләр.

2. Сәфәрдә булган кешеләр, теләсәләр, уразаларын тотмаслар, ләкин сәфәр хәле авыр булмаса һәм үзләре дә уразаларын калдырмаска теләсәләр, уразаларын тотарлар.

3. Йөкле яки бала имезгән хатыннар, теләсәләр, уразаларын тотмаслар. Ураза тоту баласына зарар китерәчәк булса, уразасын тотмас. Әгәр ураза тотуның баласы һәм үзе өчен зарары булмаса, уразасын дәвам итәр. Мондый чакларда уразасын тота алмаган хатыннар, бу хәлләре беткәч, уразаларын каза итәрләр.

4. Ай хәлләрендә (күрем вакытларында) хатын-кызлар уразаларын тотмаслар, ләкин гаеттән соң тотылмаган көннәре кадәр уразаларын каза итәрләр, ләкин намазларын каза кылмаслар.

5. Бик карт булып, ураза тотарга көче җитмәгән кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу кешеләр тота алмаган көннәре кадәр фидия бирерләр. Фидия - бер көн иртә-кич бер ярлыны туйдырырга җитәрлек акча. Акчасы һәм малы булмаган ярлылар өчен фидия бирү мәҗбүри түгел. Алар ураза тота алмаганнары өчен Аллаһтан гафу итүне сорарлар.

Шушы сәбәпләрдән уразаларын тота алмаган кешеләр: “Дин ягыннан миңа рөхсәт бар”, - дип, уразалы кешенең алдында ашап-эчмәсләр. Уразаны һәм ураза тоткан кешеләрне хөрмәт итәрләр.

Сәфәр кылу, хасталык кебек мәҗбүри хәлләрдә ураза бозылса, бу уразаның урынына тотылмаган көннәр кадәр рамазаннаң соң ураза тотылыр. Бу уразага “каза уразасы” диелә.

.

Каза уразасыннан башка кәффарәт уразасы бар. Кәффарәт уразасы - җәзалы ураза. Бер кеше рамазан аенда сәбәпсез һәм белеп уразасын бозса, ике ай җәзалы ураза тота. Ураза тоткан кеше, ният кылып, ураза тотачагын Аллаһка вәгъдә бирә. Әгәр бу вәгъдәдә тормаса, белеп уразасын бозса, Аллаһ тарафыннан җәзаландырыла һәм ике ай ураза тотарга мәҗбүр була.

Ураза бозылып, каза кылу өчен сәбәп булган хәлләр.

1. Төрле сәбәпләр аркасында ураза тотмау (сәфәр, хасталык, ай хәле - күрем).

2. Тәһарәт алганда ялгышып су йоту.

3. Ашаудан тукталу вакыты (имсакъ) үткәч, әле вакыт бар диеп, ашап-эчү. Авыз ачу вакыты (ифтар) җитмәстән, вакыт җитте дип, авыз ачу.

4. Бугазга кар яисә яңгыр тамчылары керсә, аларны йоту.

5. Онытып ашап-эчү уразаны бозмый, ләкин моны белеп, “минем уразам бозылды” дип, ашап-эчү бозар.

6. Көчләп уразаны боздыру.

7. Үз ихтыяры белән косу.

8. Һуштан китү һәм һушсыз булу.

Уразаны бозмаган нәрсәләр.

1. Онытып ашаган яки эчкән кешенең уразасы бозылмас. Бу кешенең ураза тотканы исенә төшсә, яисә башка кеше аңа моны хәтерләтсә, шул вакытта ашау һәм эчүне ташлап, авызын чайкап, ният кылып, уразасын дәвам итәр.

2. Тәһарәт алганнан соң, авызда калган юешлекне йоту уразаны бозмас.

3. Авызга кергән тузан яки төтен йотса, ураза бозылмас.

4. Кеше үзенең төкереген йотса, ураза бозылмас.

5. Теш арасында калган борчактан кечкенә аш кисәген йоту, уразаны бозмас.

6. Мисвәк белән тешләрне чистару уразаны бозмас.

7. Мунчада юыну яисә диңгезгә кереп коену уразаны бозмас, ләкин авыз белән борынга су кермәскә тиеш.

8. Күзгә сөрмә тарту һәм кан алдыру уразаны бозмас.

9. Сәхәрдән соң ятып йоклаган һәм төш күргән (җөнеб булган) кешенең уразасы бозылмас. Бу кеше уянгач, юыныр һәм уразасын дәвам итәр.

10. Чәчәк яисә хуш исләрне иснәү дә уразаны бозмас.

11. Ирен, хатынын һәм баласын үпкән кешенең уразасы бозылмас.

12. Сатып алыначак малны татып карау.

13. Балага тәгам чәйнәп бирү.

14. Мыек вә иренне майлау.

15. Сөлек салдыру.

16. Комган илә госел кылу.

17. Сабын белән юыну уразаны бозмас.

Уразаның файдалары.

Ураза тоткан кеше үзенә хаким булырга өйрәнә. Ул җаны ни теләсә, шуны ашап-эчеп йөрмәс. Нәфесе ни кушса, шуны эшләмәс, ягъни нәфесенең тоткыны булмас. Ирадәсе белән хәрәкәт итәр. Сабыр булырга өйрәнер. Аш һәм сусыз калып, кыенлыкларда ихтыяр көчен күрсәтер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һәрнәрсәнең бер зәкәте бар. Гәүдәнең зәкәте - ураза. Ураза - сабырның яртысы”, - дигән.

Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята. Ач вә сусыз калып, ярлыларның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бүген дөньяның төрле җирләрендә, бер телем икмәк кисәгенә мохтаҗ булып, ачка үлүчеләр бар. Үз гомерендә ач һәм сусыз калмаган кешеләр аларның хәлләрен аңламаслар иде. Тикмәгә генә: “Ачның хәлен тук белмәс”, - димиләр. Шуңа күрә исламда иң күп ярдәмләшү ае дип рамазан ае санала. Мөселманнар бу айда, зәкәт һәм сәдакаларын биреп, ярлыларны шатландыралар. Бу айда җәмәгать арасында якынаю һәм тынычлык арта.

Ураза кешене сабыр һәм чыдам булырга өйрәтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

Озын һәм эссе җәй көннәрендә ураза тоту җиңел эш түгел. Ураза гыйбадәтендәге бу авырлыкка сабыр иткән кешеләр зур саваплы булырлар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Фәрештәләр ураза тоткан кешенең гафу ителүе өчен, рамазан ае буена көнен вә төнен дога кылырлар”, - дип боерган.

Рамазан аенда әхлаксызлыклар азая. Аракы эчү, отыш уенын уйнау, кеше үтерү, зина кылу кебек, Аллаһның хәрам кылган эшләре бу айда бик аз эшләнә. Үткәрелгән тикшерүләр буенча, ислам мәмләкәтләрендә, рамазан аенда бу начар эшләр эшләнмәгәнгә яки бик аз эшләгәнгә күрә, мөселманнарга рәхәтлек һәм хозурлык килә.

Ураза гөнаһларыбызның кимүенә сәбәп була. Кешене Аллаһ янында зур дәрәҗәләргә ирештерә. Аллаһның ризалыгы өчен һәм сусыз калган кешегә рәхмәт, мәрхәмәт белән караган колына Аллаһы Тәгалә һич газап бирмәс.

Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)”, - дип боерган. Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә. Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе - бавыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр, рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, һәр көн алты сәгать ял итә. Янә бу айда, еш ашап-эчмәгәнгә күрә, ашказаны вә эчәкләр дә хәл алалар. Ураза тоткан кешенең организмында бу айда зарарлы майлар кими төшә.

Ураза бары тик саулык өчен фарыз кылынган гыйбадәт кенә түгел, ә бәлки кешенең Аллаһка якынаюы өчен, Аллаһ тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур бер гыйбадәт. Уразаның матди яктан да, мәгънәви яктан да бик күп файдалары бар. Ләкин без уразаны файдалары өчен генә түгел, Аллаһ кушканга күрә тотабыз. Аллаһ кешеләргә файдалы гыйбадәтләрне фарыз, зарарлы эшләрне хәрам кылган.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек вә сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде.

Әмин.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе