Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте илә Зөлхиҗҗә ае башлана. Әлеге айның атамасы «Хаҗ» сүзеннән алынган. Ул мөселманнар өчен изге булган, иманның биш баганасының берсе булган Хаҗ сәфәре кылына торган ай булуга ишарә итә. Без, мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Чөнки ул – һиҗри алендарьнең соңгы ае.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 02. Фото:muslimpress.ru

Тулы бер елга йомгак ясый, яңа елга кергәндә чистарыну, гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, яңа планнар кору ае. Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына җибәргән бер рәхмәте-бәрәкәте бу: ел изге Хаҗ кылына, корбан чалына торган Зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана. Игелек кылыйм дигән кешегә хәрәкәте, әҗер-савабы әйтеп бетергесез күп аның.

Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан атала. Бу айларда билне кысыбрак буарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Белегез, Аллаһ тәкъвадыр белән бергә». («Тәүбә», 9:36 )

Шулай ук Бәраәт кичәсе, Миграҗ кичәсе, Гарәфә кичәсе кебек аеруча саваплы, могҗизалы кичәләр дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә билгеләнә. Болар барысы да юкка түгел! Шул рәвешле Галәмнәр Раббысы безгә хәерхаһлык күрсәтә, саваплы гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне арттырып кабул итә, догаларыбызны кабул кыла. Мөселманнар исә әлеге айларда, көннәрдә, кичәләрдә күбрәк вакыт намазда булырга, сәдака тапшырырга, Аллаһыга зикер әйтергә тырышалар. Шул рәвешле Җәннәткә якынаялар, Шайтаннан ерагаялар.

Нәкъ менә шул рәвешле Аллаһыга омтылган мөселманнар өчен Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне иң кулай мөмкинлек инде. Әгәр дә сәүдәгәргә: «Менә шундый вакыт җитә, 10 көн эчендә сез 1 еллык ризык, товар җыеп куя аласыз», – дисәләр, ул алдан ук бөтен акчасын әзерләп куячак, билгеләнгән көннәрне, бөтен эшен ташлап, товар җыюга гына багышлаячак. Соңыннан җиңел, рәхәт яшәр өчен шушы 10 көнне кулыннан ычкындырмаячак. Әйдәгез, без дә Аллаһ биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк. Рухи үсеш юлында киләсе 12 айга җитәрлек күләмдә бәрәкәт, савап җыеп калыйк.

Ибн Габбас (Аллаһ анардан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺтүбәндәге хәдисен китерә: «Рәсүлулла ﷺ Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне хакында: «Изге һәм саваплы гамәлләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу ун көннән дә хәерлерәк башка көннәр юктыр», – диде.

Кешеләр: «Хәтта Аллаһы Тәгалә хакына җиһад итүдәме?» – дип сорадылар. Ул әйтте: «Адәм баласы Аллаһы Тәгалә хакына бөтен байлыгын, барлыгын калдырып чыгып китеп, бернәрсәсез кайтып кергән очрактан кала, хәтта җиһадтан да хәерлерәк».

Әлеге көннәрнең бөеклеген раслау өчен, Коръәнгә күз салыйк. Изге китапта Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Ун төн белән ант итәм, ун төннәр Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки Рамазан аеның ахыргы ун төннәредер!» («Фәҗер /Таң/», 89:2)

Галимнәр, әлеге сурәгә таянып, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтләрен Рамазан аеның соңгы ун көнлеге белән чагыштыралар. Бу көннәр Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр. Иншаллаһ, алар быел безнең күңелләр нечкәргән, иман ныгыган вакыт булып күңелгә кереп калсын иде.

Быел Зөлхиҗҗә ае 3 сентябрьдә башлана (Бу хакта "Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәбәр итте). Димәк, Иншаллаһ, бу көнне нәфел уразасына керәбез. Аны 9 көн, ягъни 11 сентябрьгә кадәр тотабыз. 9 нчы көн – Гает алды көне Гарәфә көне дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. Һичьюгы Гарәфә көнендә ураза тоту бик күркәм һәм саваплы булыр. Хаҗ гамәлләре шул вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кыла.

Бу көннең бөеклеге искитәрлек. Пәйгамбәребез ﷺХаҗның кабул булуын Гарәфә көне белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелә хәдисләрдә. Гарәфә көнендә бирелә торган тагын бер зур бүләк – ураза тоту. Әгәр дә без Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9 нчы көненә кадәр ураза тота алсак, бу тагы да фазыйләтле.

Мөслим җыентыгында китерелгән хәдистән күренгәнчә, Аллаһ илчесеннән ﷺГарәфә көнендә ураза тоту хакында сораганнар. Ул: «Әлеге көндә ураза тоту үткән елгы һәм киләсе елгы гөнаһларны кичерәчәк», – дип җавап биргән.

Димәк, Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга. Әйдәгез, мөселман кардәшләр, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк. Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалылыкта, гыйбадәтнең ихласлылыгында ярышыйк.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында сөйләгәндә тагын бер мәсьәләне читләтеп үтәргә ярамас. Мөселманнар өчен атна саен тырнак кисү һәм чәч-сакал кыскарту сөннәт гамәл санала. Әмма Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлегендә бу гамәлләрне читкә куеп торсак яхшырак булыр. Аллаһы Тәгаләнең сөекле колларының берсе Әбү Хәнифә бу уңайдан болай дигән: «Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә әлеге сөннәтне калдырып торсагыз хәерлерәк. Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Корбан чалырга җыенган кеше Зөлхиҗҗә ае керүгә тырнагын да, чәчен дә кисмәсен», – дигән хәдисе катгый күрсәтмә түгел. Әмма шулай да әлеге гамәлләрне Корбан чалынганнан соң гына үтәү мөстәхәб саналыр». Димәк, корбан чалырга ниятләгән кешегә, хаҗиларга охшау йөзеннән чәч, сакал, мыек кыскартмау, тырнак кисмәү мөстәхәб гамәл саналыр. Әмма бу гамәлне вәҗиб, ягъни мәҗбүри дип санау дөрес түгел. Тырнагын яки чәч-сакалын кискән кеше гөнаһлы булмас, аның Корбан чалуының савабы да кимемәс, Иншаллаһ! Аллаһ безнең ниятләребезне һәм гамәлләребезне саваплы итсә иде!

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынырга мөмкин булган иң саваплы гамәл – ул да булса Хаҗ сәфәрендә булу. Аллаһы Тәгалә әлеге изге гамәлне гомердә бер тапкыр булса да кылырга насыйп итсен иде. Чөнки Хаҗ әфәренә барган, андагы барлык йолаларны тиешле дәрәҗәдә үтәгән мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә гаҗәеп дәрәҗәдә әҗер-саваплар әзерли. Пәйгамбәребез ﷺбер хәдисендә: «Кабул кылынган Хаҗның әҗере Җәннәт нигъмәтләренә тиңдер», – дигән.

Аллаһы Тәгалә адәм балаларының изге юлда булуын, аларның саваплы гамәлләр белән яшәвен хуп күрә. Шуңа күрә Аның рәхмәтенә ирешү өчен Хаҗга ният итәргә кирәк. Изге сәфәргә барам дип ният иткән мөселманга Аллаһы Тәгалә акчасын да, җаен да, яхшы юлдашын да насыйп итә ул. Изге ният – ярты гамәл, дип юкка гына әйтми инде халык мәкале. Хаҗ кылу мөмкинлеге булмаган очракта да, көннәребезне гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышсак иде. Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнен Коръән укып, Аллаһка зикер кылып, догада булып, сәдака биреп, әти-әниләребезнең, туганнарыбызның хәлен белеп, яхшы гамәлләр кылып үткәрсәк, Аллаһ бездән разый булмый калмастыр.

Милади тәкъвим буенча быел Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә. Корбан чалырга теләүчеләр бу изге гамәлне башкарырга алдан ук әзерләнә башлый. Аллаһы Тәгалә мөмкинлеге булган һәр кешегә Корбан чалуны фарыз итә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең кызы Фатыймага әйтте: «Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны һ.б мизанга салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40 мең әҗер-савап язылыр».

Әбү Сәгыйть әл-Хөдри (Аллаһ анардан разый булсын) исемле сәхабә Пәйгамбәребездән ﷺ сорады: «И Аллаһ илчесе! Бу эштән хасил булган әҗер-саваплар синең йорт әһеленә генә хас рәвештә булырмы, әллә барча мөэмин-мөселманнарга да кагылырмы?» – диеп сорады. Пәйгамбәребез ﷺәйтте: «Өммәтемнән һәркем корбан чалса, ул кешегә бу әҗер-саваплар һәммәсе дә бирелер»,– диде.

Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаетендә кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы исә гаят зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә игелекле эшләр генә кылырга ашкыныйк. Мөмкин булган гыйбадәтләр арасында иң хәерлесе исә – корбан чалудыр. Корбан ул – иң зур һәм аеруча саваплы сәдакаларның берсе. Корбан итенең өчтән бер өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенергә тиеш. Өчтән бер өлеше мохтаҗларга, шуннан калган өчтән бере үз гаиләсенә кала. Гаеттән соң Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Корбан чалу, мәрхүм туганнарыбызның каберләрен зиярәт кылып дога уку, исәннәрнең хәлен белү йолалары башлана. Әлеге бәйрәм йолалары өч көн – Тәшрикъ көннәрендә дә дәвам итә.

Шулай итеп, бер Зөлхиҗҗә ае өчен генә дә бик күп гыйбадәтләр җыела. Ул – аерым гает намазы, ураза, хаҗ, Корбан чалу, сәдака бирү һәм башка бик күп төрле гамәлләр. Бу – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Без бу форсатны кулдан ычкындырмасак иде!

Вәгазь ТР МДН нең "Шура" дини альманахыннан алынды. (Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе