“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының май аендагы видеожурналы Рамазан ае рухы белән сугарылган

Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезнең игътибарга “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының май аендагы кызыклы вакыйгаларына багышланган видеожурналның 12 нче санын тәкъдим итәбез. Видеожурналның бу саны Рамазан ае рухы белән сугарылган.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 01. Фото:miranimashki.ru

Мөселманнар ураза тотканда, нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Ураза вакытында нинди ризыклар белән туклану хуплана? Кемнәргә ураза тотарга ярый, ә кемнәргә ярамый? Бу хакта “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының медицина хезмәткәре Фирая ханым Таһирова аңлата.

Ел саен әлеге хәйрия фонды “Ярдәм” мәчете чатырында төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре өчен ифтарлар оештыра. Көн саен 1200 кешегә өстәлләр әзерләнә.

“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ураза тотучы кешене ашатырга булышкан кешегә үзе ураза тоткан кебек әҗер языла”, - дигән. Бу хәдис изге Рамазан аенда тырышлык күрсәтергә, ярдәмләшергә һәм игелек эшләүне арттырырга этәрә.

Видеожурналыбызның традицион “Имам сүзе” сәхифәсендә “Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйли.

Видеожурналда шулай ук күрмәүчеләр өчен Брайль шрифтендә язылган Коръән белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар сурәтләнә.

"Ярдәм" мәчетенә һәм дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә экскурсиягә килгән дин кардәшләребез күрмәүчеләр өчен Брайль язуындагы Коръәнне нәшер итүдә катнашырга теләк белдерде. Алар бу эшне үзләре һәм гаиләләре исеменнән башкарырга булган.

Шулай итеп, Малайзиядән килгән дин кардәшләребез "Зур Казан" типографиясендә 21 комплект Коръән чыгарырга заказ бирде. Типографиядә бу эш өчен Альберт Федоров дигән белгеч җаваплы.

Гадәти Коръән бер томнан торса, Луи Брайль системасындагы Изге китап 6 томнан тора. "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар тәмамлангач, алга таба белем эстәүне дәвам итәр өчен, 6 томлык Коръән бүләк ителә. Үз вакытында "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова мондый Коръәннәрне хаҗ кылырга баргач, алып кайта.

Бу хакта Татарстанның Башка казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “1996 елны Мәликә ханым белән хаҗга бардык. Без хаҗ кылабыз, хаҗ авыр шикелле. Шунда ул: "Менә Гарәбстанда сукырлар укый торган Коръән бар икән, шуны табарга иде ди. Ул хаҗ да кылды, шуны тапты да, алып та кайтты. Хәзер менә монда да оештырды”, - дип сөйләде.

Брайль язуындагы Коръәнне хәзер Болгардагы “Коръән музее”нда да күреп булачак.

Быелгы Изге Болгар Җыены вакытында Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Болгардагы “Коръән музее”на күрмәүчеләр өчен Брайль язуында басылган 6 томлык Коръән тапшырды. Әлеге Коръән Болгардагы музейның аскы катында эшли торган эскпозициядә урын алды.

«Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курслар узучы күрмәүчеләр Рамазанны каршы алды.

Казанның «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланды. Дагыстан, Кыргызстан, Чечня Республикасы, Башкортостан, Оренбург, Чувашия Республикасы, Самарадан һәм башка өлкәләрдән кырыклап шәкерт җыелды. Аларның күбесе Луи Брайль шрифтында басылган Коръәнне укый белә инде. Хәйран әзерлекле төркем. Аларның Рамазан ае дәвамында Коръән-хәтем чыгарга да мөмкинлеге бар.

Видеожурналда шулай ук:

- Бөек Ватан сугышы ветераны Гали ага Гарифуллинның 97 яшькә җитү сере турында сюжет;

- “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең социаль эшләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе итеп сайланды;

- "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, ТР Президенты Указы белән, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Ул әлеге медальгә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлык һәм диннәр арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен лаек булды.

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондына шулай ук "2016 елның республика хәйриячесе" бәйгесендә диплом да тапшырылды.

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Безнең май аена әзерләгән видеожурналыбыз менә шушы инде. Без сезне Рамазан аенда “Ярдәм” мәчетенә ифтарларга чакырабыз. Ифтар вакытында булышырга теләгән волонтерларны да үзебездә көтеп калабыз. Ә инде үзегез “Ярдәм”дә авыз ачтырырга телисез икән, хәзердән үк фондка килеп язылырга була. Тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен һәм әҗерен бирсен! Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Күзәтүне Римма Гатина эшләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе