"Бу җыеныбыз – тамырларны ныгыту ул"

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның Арча районындагы Курса авылында уздырылган 1 нче “Курсави укулары фәнни-гамәли конференция эшенә бәяләмәсе шундый булды.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 01

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның Арча районындагы Курса авылында уздырылган 1 нче “Курсави укулары фәнни-гамәли конференция эшенә бәяләмәсе шундый булды. Һәм мондый фикер һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Татарстан Фәннәр Академиясе, Арча муниципаль районы башлыгы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте, Россия Ислам институты ярдәмендә оештырылган бу гаҗәеп чара Габденнасыйр Курсавиның 240 еллыгына багышланып, “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” баш астында уздырылды. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итеп сөендерде: трмышка ашыру” дәүләт кысаларында уздырыла дип белдерелде.

Урта Курса авылының төзеклеге, урамнарының чиста вә матурлыгы һәм яшеллеге, канәфер чәчәгенең күплеге белән дә соклангыч иде. Авыл үзенең олы мәгърифәтче, мәшһүр фикер иясе Габденнасыйр Курсавины искә алу тантанасына, кунакларны каршылауга ныклап әзерләнгән. Әле көне дә нинди бит! Гүзәл майның якты кояшы илебезне тагын да нурландыра шул!

Мәдәният йорты тирәсенә халык күп җыелган, анда җылы күрешүләребез дә булды. Фойедагы күргәзмәне карап туя алмаслык. “Олуг мәгърифәтче эзеннән” дигән күргәзмә Г. Курсавиның толрмышына, эшчәнлегенә мәдхия җырлау ул. Дин, фәлсәфә галиме үзенең яп-яшь гомерендә никадәрле зур хезмәтләрен язып калдырган!

Казан артының горурлыгы булган атаклы шәхесләрне санап чыгу өчен генә дә күпме язарга туры килер иде. Газизләребез Тукай да, гел елмаеп йөргән Гариф абый Ахунов та, Мөхәммәт Мәһдиев тә сәламлиләр төсле безләрне. Рухлары шат булсын, берүк! Милләтебезнең рухи байлыгын бөртекләп саклаучы мондый бай күргәзмәне оештыручыларга чиксез рәхмәтләр яусын!

Зал шыгрым тулы, укучылар да, яшьләр дә күп иде. Изге сүрә аятьләре, дога белән конференцияне Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев ачып җибәрде.

-Әгәр бәндә Аллаһы Тәгаләгә якын булса, янында яхшы кешеләр генә булыр дигән. Хак Тәгалә бу җыелуларыбызны мөбарәк кылсын. Районыбызда 79 мәчет бар. Эшли торган гыйбадәтханәләр алар, буш биналар түгел. Елына 2500 кеше ислам дине сабагы ала. Балаларга җәйге лагерьлар ачабыз. Киләчәк максатларыбызга ирешә торган дәвамлы, Аллаһыга якынайтучы мәҗлес булса иде бу очрашуыбыз!-диде ул.

Конференцияне Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, КФУ профессоры, атаклы язучы Аяз абыйның улы Искәндәр Гыйлаҗев алып барды.

-Мин үзем татар тарихын укытам. Курсави белән махсус шөгыльләнмәдем. Тик татар мөселманнарның һәм дин тарихында аның нинди зур өлеше барлыгын беләм,-диде ул.-Зур борылышлар чорында, 16-17 гасырларда татар халкы шок кичерә, шәһәрләрдә татар калмый. Нәкъ шул чорда милли рухны, милли мәдәниятне татар руханилары саклап калган. Рухи яңарышның чишмә башында беренче булып Габденнасыйр Курсави торган. Аның батырларча алып барган эшчәнлеген әле җентекләп ачып бетерәсебез, киң җәмәгатьчелеккә нинди дәрәҗәдәге философ икәнлеген ирештерәсебез бар!

Арча муниципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗановның горурлыгы аңлашыла:
-Казан арты татарның милли мәктәбе инде, билгеле. Якташ шәхесләребезнең һәрберсе Арча данын дөнья читләренә илтерлек. Габденнасыйр Курсавины гына алыйк. Әлегә билгеле 9 хезмәтенең 2 се генә татарча язылган, калганнары гарәп телендә! Һәм бу хезмәтләрне бүген дә дөнья галимнәре өйрәнә. Димәк, бу мәгърифәтче остазның тәгълиматлары әле дә кулланылышта. Ул татарга гына түгел, гомумән, төрки халыкларга, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган.

-Әйе, дөнья мөселманнарына бай мирас калдырган Курсави безнең өчен аеруча горурлык хисләрен уята, - дип куәтли алдагы фикерне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.- Өстебездә гарәп телендә язылган хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итеп тарату һәм каберен табу бурычы тора! Мин үзем Төркиядә аның каберен эзләдем, әлегә таба алмадым. Кызганыч, әлбәттә. Ләкин табарбыз без аны! Мондагы сүзләребез мөбарәк рухына барып ирешсен! Истанбулда Курсавиның күпләргә билгеле булмаган ике кулъязма китабы саклануын ишеттек. Димәк, эшлиселәребез бар әле!

-Бу очрашуны, җыелуыбызны үзебезнең тамырларны ныгыту дип кабул итәм,-диде баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм гадәтенчә, кимчелекләргә тукталды. - Тамырларыбызга кайтыйк дисәк, авылга, балаларыбызга нык игътибар бирергә тиешлебез! Диннең асыл голәмәләре дә, язучылары да авылдан чыккан! Бүген мәдрәсәгә бөтенләй дә әзерлексез яшьләр килә. Белер-белмәс абыстайлардан, бабайлардан бераз өйрәнгән “мөгаллим”нәр халыкны намазга бастырабыз, дин сабаклары укытабыз, дип ялгыш хорафатларга да өйрәтеп бетерә.

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Мирфатыйх Зәкиевнең доклады “Халкыбызны саклау һәм үстерү мәсьәләләре” дип атала. Әлбәттә, үтә мөһим фикерләр, тәкъдимнәр тупланмасы ул. Әле бу хезмәт тулысынча аерым басылыр. Биредә аның берничә җөмләсен китерү белән генә чикләнәм.
-Курсавиның күп кырлы хезмәтләре дини-дөньяви юнәлештәге яңарыш билгесе. Ул ислафны – үзара килештерүне, дуслаштыруны алга сөрә. Мәдрәсәләр сала, китаплар язу эшен хуплый, хакыйкатькә, фикер азатлыгына өнди.

-Уяну күгендәге, татар уянышында беренче һәм иң даһи зат,-дип башлады сүзен филология фәннәре докторы, Халыкара төрки академия әгъзасы Нурмөхәммәт Хисамов.-Аны шикаятьләр дә, үлем җәзасына хөкем ителүләр дә төп юлыннан кирегә бора алмый. Хакыйкатькә белем белән бару мәслихәт, ә ханнар, әмирләр сүзенә таянып бару тиеш түгел, ди галим. Киң аңлаешлы бөек хезмәтен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк! Бу Корса авылы өчен генә түгел, бөтенебез өчен кирәк! Ул – милли горурлыгыбыз чыганагы. Новаторның, титанның җиргә килүе дәвамсыз булмый. Байрон, Шиллер, Гейне, Пушкин, Толстойлар...Тукай барысыннан да бөек, югары. Тукай – бердәнбер! Даһи! Бу бит шул ук Курсавилар дәвамы.

Нурмөхәммәт әфәнденең хатыны, Казан университетында 1965 елдан бирле татар әдәбиятын укытучы Фәһимә Хисамованың чыгышы чын педагог буларак яңгырады. Ул балаларга аналарча кайгыртучанлык күрсәтү хисләре белән сугарылган иде.
-Студентларымның Арча якларыннан килгәннәре аеруча җылы табигатьле, тыңлаучан, сабыр тәрбияле булулары белән аерылып тора. Бу хәл һаман шулай. Алар белем алуга җитди карый, сикереп, әрсезләнеп чыкмаслар. Уйлары эчтә булыр. Бу, минемчә, төбәк тәрбиясе. Алар бу җирдән кемнәр, нинди шәхесләр чыкканын яхшы аңлыйлар!

КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттаховның “Габденнасыйр Курсавиның дини эшчәнлеге хакында фәнни эзләнүләр” дигән докладын бүгенге дин сабакларын алып баручы мөгаллимнәргә кулланма дияргә дә буладыр.

Ул да тулысы белән басылып чыгар әле. Менә кайбер юлларын гына китерәм:
-Иманны яңарту өчен Курсави динне ике бидгатькә бүлә, ягъни китаплар язу, мәдрәсәләр салу, киләчәк буынга гадел, Аллаһ кушканча яшәүне сеңдерү, төпле белем бирүне ул яхшы бидгать, дип атаса; гыйлемдә - ялкаулыкны, искелек хорафатларын яклаучыларны начар бидгать, дип билгели. Халкыңа саф акыл белән хезмәт итү – җиһад, ә олы җиһадта акыл көчен куеп тырышу зарури.

Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты аспиранты Рамил Галиуллин Г. Курсавиның хак юлны, хакыйкатьне эзләргә теләмәүчеләрне ачык тәнкыйтьләве турында сөйләсә, шушы оешманың өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов: “Курсавиның хезмәтләренә бәя бирергә теләсәк, биреп бетерә алмабыз,-диде. - Дин өлкәсендә дә күп кырлы галим, дөнья күләм яшәү кануннары буенча да зур остаз икәнлеген аңлый алабыз”.

-Үзем Казанда тусам да, мин Арчага, әниемнең туган җиренә ашкынып кайтам,-дип башлады сүзен хөрмәтлебез Резедә Сафиуллина. Казан университетының җаваплы хезмәткәре, мирасыбызны барлау өлкәсендә зур хезмәтләре белән билгеле галимәбезнең әлеге чыгышы да үтә мөһим мәсьәләләрне яктыртуга багышланган иде.
-Үз мирасыбызга күз салсак, тарихта гыйбрәтләр алырлык мисаллар күп. Иң авыр елларда да Курсавилар, Мәҗаниләр милләтебезне саклап кала алганнар. Дөнья күләм билгеле чит ил яки Рәсәй авторитетлары да элеккеге заманнарда ук татарларның белемгә омтылышына гаҗәпләнгәннәр, сокланганнар. Һәр милләтнең асылын билгеләүче бер сыйфаты була. Татарның ул сыйфаты китап сүзеннән гыйбарәт.

Конференцияне оештыруга бөтен көчен куеп тырышкан Александр Долговка олы рәхмәтләребезне әйтү мәслихәт!
Г. Курсавиның Кукмара белән бәйләнеше турында имам-мөхтәсиб Зиннур Сәмигуллин бик горурланып сөйләде. “Җәмгыятьне үзгәртүдә үз өлешен керткән мәшһүр галимебезнең юл башы Мәчкәрәдә бит, җәмәгать!-диде ул.-Безнең төбәк мәдрәсәләре белән данлыклы булган. Габденнасыйр башлангыч белемне биредә ала. Бик тырыш шәкер була ул, үзлегеннән дә күп укый. Мәрҗанинең дә бабасы Мәчкәрәдә укыган. Курсави белем алуын Бохарада дәвам итә. Аның дини, иҗтимагый фикерләре, хезмәтләре бүген дә актуальлеген югалтмый».

«Ярдәм” мәчете мөгаллиме, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Мифтахов тормышыбыз, җәмгыятебез сафлыгы, тазалыгы сәламәт буыннар тарафыннан гына булдырыла, дип Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәтүләрен мисалга китерде. “Дини сабаклар белән беррәттән, сәламәтлекне ныгыту чараларын уздыру да мөһим”,-диде ул һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең Сабан туйлары батыры булуын мисалга китерде.

Урта Корса җирле башкарма комитеты рәйсәсе Рәмзия Вафина:
-Бай тарихлы җиребездә сезләрне күрүебезгә бик шатбыз. Бу мәҗлес - безнең өчен зур горурлык. Җимерек мәдрәсәбезне торгызуда булышлык күрсәтәчәгегезгә ныклы ышаныч белән калабыз”,-дип бирегә килүчеләргә зур рәхмәтләрен әйтте.

Искәндәр Гыйлаҗев конференциянең йомгаклау сүзе итеп резолюцияне укыды, аны бөтен залдагы халык хуплап, кул күтәрде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның догасы куйган максатларыбызга ирешү юлына хәер-фатиха буларак яңгырады.
***
Эшмәкәр Вәдүт Минсадыйкның башлавы, тырышлыгы белән төзелгән өр-яңа “Мөхәммәдвафа” мәчете һәм Курсави мәдрәсәсе белән танышулар авыл тарихына яңа төсмер, мәгънә өстәде.

Гасыр абыстаебыз Рәшидә Исхакыйның да балачакта белем алуы шушы мәдрәсәдә булган! Монда 9 еллык мәктәп бар, ишегаллары соклангыч, төзек, матур. Иске мәдрәсәгә терәлеп диярлек, яңа “Илдус” мәчете төзелеп килә. Бирсен Аллаһы Тәгалә бу халыкка шул нигъмәтен дә! Авыл зур, борынгы өянкеләре ярларына тезелгән Кисмәс елгасы да аерып тора үзен.

Матур авылларны узып, карап сокланган рухи күтәренкелек белән кайттык Курсадан. Шушылай белемгә омтылып яшә, халкым! Авылларың яңарып-яшәреп, гөрләп яшәсен, тарихына, үткәненә – Курсавиларга тугрылыгын саклап, горурланып көн күрсен, иншә Аллаһ!
Мәслимә ШӘФЫЙК


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе