
Берлекне төзүнең максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнарны исламга кагылышлы мәсьәләләр буенча берләштерү. Эшчәнлек юнәлешләренең берсе изге Рамазан ае башлану, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү белән бәйле булачак, дип хәбәр итә “Гаилә” мәчете сайты.